Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Туган тел көне 21.02.2025

Ә 21 февральнең әһәмиятле булуын беләсезме? Әлбәттә, азмы-күпме үзен хөрмәт итүче, гражданин, телне белүче һәркем бу көнне бөтен илнең туган тел көнен билгеләп үтүен белә. Менә безнең мәктәптә дә бүген «Туган телем сагында» акциясе кысаларында Халыкара туган тел көненә багышланган «Бу дөнья күптелле» күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә төрле телләрдә – татар, рус, инглиз, немец телләрендәге китаплар тәкъдим ителде. Китаплар укучыларда зур кызыксыну уятты.
А знаете ли вы, чем знаменателен 21 февраля? Конечно же, любой мало-мальски уважающий себя человек, гражданин, носитель языка знает, что в этот день вся страна отмечает День родного языка. Вот и в нашей школе сегодня в рамках акции «Туган телем сагында» была организована выставка «Этот мир многоязычный», приуроченная к Международному Дню родного языка. На выставке были представлены книги на разных языках – татарском, русском, английском, немецком. Книги вызвали живой интерес у учащихся.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2025

Туган тел көне уңаеннан 21 нче февраль көнне 6-9 нчы сыйныфлар арасында “Туган телем - иркә гөлем!” дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Бу көч сынашуда “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командасы катнашты. Алар үзләренең белемнәрен төрле яклап күрсәттеләр. Туган телебезгә булган мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен үзләренең җырлары һәм шигырьләре аша җиткерделәр.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2025

21 февраль - Туган телләр көне уңаеннан мәктәптә «Туган телем-иркә гөлем» дигән әдәби чара узды. Балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләу максатыннан туган тел турында мәкаль-әйтемнәр өйрәндек, табышмаклар чиштек, татар халкының күренекле язучыларының шигырьләрен сөйләдек. Сорау - жавап формасында «Табышмак-бил алышмак» дип аталган викторина уздырдык.
21 февраля –Международный день родного языка. По случаю праздника в школе прошло литературное мероприятие «Туган телем-иркә гөлем». В целях воспитания у детей любви к родному языку мы разучивали пословицы и поговорки о родном языке, разгадывали загадки, рассказывали стихи известных писателей татарского народа. В форме вопросов и ответов провели викторину по загадкам.
-
Муса Җәлилнең туган көне 17.02.2025

15 февраль – татар халкының каһарман улы, герой- шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан укучыларыбыз аның тормыш юлына тукталдылар һәм шигырьләрен яттан сөйләделәр. Муса Җәлилнең шигырьләре, аның патриотик темалары һәм фидакарьлеге, халык арасында зур популярлык казанды. Ул фашизмга каршы көрәштә катнашып, үзенең батырлыгы белән тарихта мәңгегә калдырды. Аның иҗаты бүгенге көндә дә актуаль булып кала, яшь буынга илһам бирә.
-
15 февраль-Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне 15.02.2025

Россиядә 2025 нче ел Ватанны саклаучылар елы дип кабул ителү уңаеннан, Сеҗе төп гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында укучылар Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Починок-Поник авылы егете Фәнис Бикбаевның туганнары, Арча районы әфган сугышчыларының “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешма җитәкчесе С.Л.Баһаветдинов, оешма активистлары Зарипов Р.С., Миндубаев И.И. белән очраштылар .Нәкъ менә шушы көнне 36 ел элек, 1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарыла. Анда безнең солдатлар 10 ел дәвамында интернациональ бурычларын үти. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Әфганстандагы хезмәт белән бәйле үз кичерешләре, авырлыклары һәм шатлыклары турында сөйләделәр. Укучылар бик кызыксынып, һәр сүзне игътибар белән тыңладылар. Алар күп сораулар бирделәр һәм әңгәмәдәшләренең батырлыкларына тирән хөрмәт белән карадылар. Бу очрашу хәрби хезмәт турында күп яңалык ишетү белән беррәттән патриотлык, батырлык һәм тугрылык турында кыйммәтле дәрес тә булды.
-
Якташыбыз Фәнис Бикбаев истәлегенә 14.02.2025

Бүген мәктәп китапханәсендә якташыбыз, Әфган сугышында катнашып, туган якларга кайта алмаган героебыз Починок-Поник авылы егете Фәнис абый Бикбаевка багышланган кургәзмә оештырылды. Кургәзмәдә шактый күп материаллар, фотолар, аның туганнарына,әти-әниләренә язган хатлары һәм хәтирәләр тәкъдим ителде, презентация күрсәтелде. Бу чара тарихи хәтирәләрне яңарту һәм яшь буында патриотизм хисе тэрбияләүдә мөһим этәргеч булып тора.
Сегодня в школьной библиотеке была организована выставка, посвященная нашему земляку, Герою Афганской войны, уроженцу села Починок-Поник Фанису Бикбаеву. На выставке было представлено большое количество материалов, фотографий, писем и воспоминаний к родным, родителям, представлена презентация. Мероприятие является важным стимулом для возрождения исторической памяти и воспитания чувства патриотизма у подрастающего поколения.
-
Батыр белән очрашу 14.02.2025

Бүген,14 нче февраль көнне безнең мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Туктаров Р.Р. белән очрашу узды. Ул укучыларга Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында сүз барды. Очрашу җылы дустанә шартларда узды. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен күрделәр. Укучылар хезмәтнең реаль шартлары, әхлакый чакырулар һәм солдатлар очрашкан хәлләр турында сораулар бирделәр. Бу очрашу һәрберебездә тирән тәэсир калдырды һәм һәрберебезнең ил язмышындагы роле турында уйланырга этәрде.
Сегодня, 12 февраля в нашей школе состоялась встреча с участником специальной военной операции Туктаровым Р.Р.. Боец беседовал с обучающимися, рассказал о себе. Школьники слушали с большим интересом и задавали серьезные вопросы. Встреча была волнительной и запоминающейся для ребят. На конкретном примере школьники увидели, что настоящие герои живут рядом, что мужество, храбрость, любовь к Родине – это качества настоящего человека и гражданина своей страны. Ребята по-настоящему переживают за своих героев, и гордятся ими.
-
"Солдатка хат" акциясе 13.02.2025

Бүген безнең волонтерлар Ватанны саклаучылар көненә "Солдатка хат" акциясе уздырдылар! Укучыларыбыз зур җылылык һәм ихласлык белән хатлар яздылар һәм хәзер алгы сызыкта торган солдатларга открыткалар ясадылар. Һәр сүзендә - тыныч күк йөзе өчен рәхмәт һәм тизрәк өйгә кайту теләге. Бу хатлар хәрбиләргә тапшырылачак һәм алар өчен яктылык һәм ярдәм нуры булыр дип өметләнәбез. Катнашучыларның барысына да рәхмәт!
Сегодня наши волонтеры провели акцию "Письмо солдату" ко Дню защитника Отечества! Наши учащиеся с огромной теплотой и искренностью написали письма и сделали открытки для солдат, которые сейчас находятся на передовой. В каждом слове - благодарность за мирное небо и пожелание скорейшего возвращения домой. Эти письма будут переданы военнослужащим и, мы надеемся, станут для них лучиком света и поддержки. Спасибо всем, кто принял участие!
-
«Туган телем сагында» акциясе 13.02.2025

«Туган телем сагында» исемле акция кысаларында мәктәптә укучылар белән "Халык әкиятләре буенча мультпарад" чарасы үткәрелде . Бу мультфильмнар баланың югары әхлаклы шәхес булып үсүенә, башкаларны хөрмәт итә белүенә ярдәм итә.
В рамках акции «Туган телем сагында» в школе с учащимися было проведено мероприятие "Мультпарад по народным сказкам" . Эти мультфильмы способствуют тому, что ребенок будет расти полноценной высоконравственной личностью, уметь понимать и уважать чувства других.
-
"Спорт туризмы-яшьләр сайлавы" проекты 13.02.2025

Бүген, 2025 елның 13 февралендә Арча муниципаль районы стадионында "Спорт туризмы-яшьләр сайлавы" проекты кысаларында чаңгы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәп укучылары актив катнашты. Урта яшь төркемендә Гафурова Айсылу 1 урынны яулады. Киләсе ярышларда катнашучыларның барысына да яхшы нәтиҗәләр телибез!
Сегодня, 13 февраля 2025 года на стадионе Арского муниципального района состоялись соревнования по спортивному туризму на лыжных дистанциях в рамках проекта "Спортивный туризм-выбор молодых ". В этих соревнованиях учащиеся нашей школы приняли активное участие. В средней возрастной группе Гафурова Айсылу заняла 1 место. Всем участникам следующих соревнований желаем хороших результатов!














