Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Күңелле стартлар 23.09.2019
Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” булып узды. Укучылар ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар. “Ак барс” командасы 11 очко туплап җиңү яулады. Бу ярышлар киләчәктә ГТО нормаларын тапшыру өчен әзерлек булып тора.
-
Оста куллар түгәрәге 20.09.2019
Дәрестән тыш чараларга укучыларыбыз бик теләп йөриләр, кул эшләренә өйрәнәләр. Мәктәбебезнең “Оста куллар” түгәрәгендә өлкәннәр көненә бүләк әзерләү башланып китте. Укучылар Шәймарданова Алия Рафисовна җитәкчелегендә тырышып кул эшләрен башкардылар. Аларга уңышлар телибез!
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 19.09.2019
Мәктәбебездә дәрестән тыш эшчәнлекнең һәр төре буенча түгәрәкләр эшли.Бүген "Шушы яктан, шушы туфрактан без" исеме астында әдәби һәм "Туризм" түгәрәкләре уза. " Туризм" түгәрәге " Ориентировка" темасына багышлана. Шул ук вакытта ул киләчәк районара ярышларга әзерлек ролен дә үти. Балалар түгәрәкләрдә зур кызыксыну белән шөгыльләнәләр.
-
Вручение дневника безопасности школьника 18.09.2019
С целью снижения детского дорожно-транспортного травматизма разработан инновационный двуязычный проект "Сакла". Проект направлен на создание уникальной интерактивной среды по обучению правилам дорожного движения. В этом году участниками образовательно-воспитательного проекта "Дневник безопасности школьника", который функционирует в рамках портала "Сакла", стали ученики 5 класса. Библиотекарь школы Каримова Л.Г. провела с пятиклассниками Урок безопасности и вручила "Дневник безопасности школьника", объяснила, как его заполнять.
-
Мәктәптә эвакуация уздырылды 17.09.2019
Бүген Сеҗе янгын сүндерү бүлекчәсе хемәткәрләре Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә эвакуация үткәрделәр. Укучыларга эвакуация вакытында тәртипне, чыгу юлларын, саклану чараларын аңлаттылар.
-
Көзге экскурсия 16.09.2019
14 сентябрь көнне башлангыч класс укучылары табигатькә экскурсиягә чыктылар. Иртәдән көн кояшлы, матур иде, укучылар шау-гөр килеп әзерләнеп юлга кузгалдылар. Күңелле уеннар уйнап, табигатьне күзәттеләр. Көнне бик күңелле үткәрделәр. Укучылар бик канәгать булып өйләргә таралдылар.
-
Хезмәтебез җимешләре 13.09.2019
Мәктәп яны участогында эш гөрли. Бакчаларда көзге уңышны җыю чоры башланды. Мәктәп бакчасында укучыларыбыз тырышлыгы белән төрле яшелчәләр үстерелде. Бу уңышны җыеп алуда һәр кеше зур көч куйды.
-
Игелекләр эшләү 12.09.2019
Республика буенча игелекләр эшләү атналыгы бара. Шул уңайдан, безнең мәктәбебездә дә игелеклелек, мәрхәмәтлек темалары астында тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга начар сыйфатларны булдырмаска, яхшылык эшләүдән курыкмаска, өлкәннәргә карата хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды.
-
Хөрмәт күрсәтү 12.09.2019
Өлкән кешеләргә хөрмәт күрсәтү максатыннан, мәрхәмәтлелек атналары кысаларында, 9 нчы сыйныф укучылары, җирлегебезнең Бөек Ватан сугышы ветераны Давлетшин Фатих Давлет улының хәлен белеп, ярдәм итеп кайттылар.
-
Әтием эзләреннән... 11.09.2019
Бүген районыбызда "Әтием эзләреннән..." исеме астында әдәби автомарафон булып үтте. Аның бер тукталышы - "Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе". Мәктәп коллективы марафончыларны дәртле бию белән каршы алды һәм М.Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр укып, якташыбызны олыладылар. Мәктәп җитәкчесе Сөнгатов Ш.Җ. Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызын юбилее белән тәбрик итте. Бу очрашу бик истәлекле вакыйга булып мәктәп тарихына кереп калды.