Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Татарча диктант - 2019"
19.10.2019
Бүген Бөтендөнья буенча "Татарча диктант" акциясе уза. Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый. Акция барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган ирекле һәм түләүсез. Татар телен башлангыч дәрәҗәдәге һәм иркен белүче кешеләрнең катнашуы күздә тотыла. Быел акция дүртенче тапкыр үткәрелә.Диктант бердәм көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан республикасы районнарында үткәрелә.Әлеге акциядә мәктәбебез укучылары һәм укытучылары да бик теләп катнашты.
-
"Тату сыйныф серләре"
18.10.2019
Мәктәбебезнең 8 нче класс укучылары һәм әти-әниләре класс җитәкчеләре Нәгыймова Р.Р. белән берлектә "Тату сыйныф серләре" конкурсында катнаштылар. Бу конкурста сыйныф һәм әти-әниләрнең бердәм эшчәнлеге бәяләнде. Укучыларыбызга зур уңышлар телибез!
-
Өстәмә белем бирү
17.10.2019
Мәктәбебездә укучы балаларга өстәмә белем бирү юнәлешендә эшләүче түгәрәкләрдә балалар бик теләп шөгыльләнәләр. Бүген "Шушы яктан, шушы туфрактан без" түгәрәгенә йөрүчеләр, М.Мәһдиевның тууына 90 ел уңаеннан, аның әсәрләренә күзәтү ясадылар.
-
Көз - рәсем конкурсы
16.10.2019
Сикертән мәктәбендә көзнең иң матур чоры – көз темасына рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә балалар краскалар, карандашлар кулланып көзнең барлык матурлыкларын чагылдырган рәсемнәр иҗат иттеләр.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек
15.10.2019
Мәктәбебездәге һәр укучы дәрестән тыш эшчәнлеккә җәлеп ителгән. Түгәрәкләр үз эшләрен махсус расписание һәм программалар нигезендә алып баралар. Шахмат түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр, чираттагы дәрестә, шахмат уйнау серләренә өйрәнә.
-
Дус сыйныф серләре бәйгесенә әзерлек
14.10.2019
Мәктәбебездә “Дус сыйныф серләре” бәйгесенә әзерлек дәвам итә. Сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр, укучылар бербөтен булып эшләгәндә генә югары уңышка ирешеп булачагы билгеле. Шуны истә тотып, бүген укучылар сыйныф җитәкчесе Нәгыймова Р.Р. җитәкчелегендә әти-әниләр белән очрашып әзерлекне ныгыттылар, булачак конкурсларны кабатлап карадылар. Конкурста уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз.
-
Акция "Подари книге вторую жизнь"
11.10.2019
Продолжается акция "Подари книге вторую жизнь", в рамках которой учащиеся ремонтируют книги: заклеивают порванные страницы, меняют обложки, приносят из дома книги, тем самым пополняя фонд школьной библиотеки. Ребята учатся бережно относиться к книгам, беречь их, любить и читать. Ведь "книга - это источник знаний".
-
Олимпиадалар дәвам итә.
10.10.2019
Район күләмендә мәктәпләрдә фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә. Бүген мәктәбебездә математика фәненнән укучыларыбыз олимпиада эшен башкардылар. Олимпиадалар зур әзерлек белән бара. Укучыларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Эшлекле сөйләшү
10.10.2019
2019 елның 9 октябрендә Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә төп дәүләт имтиханына әзерлекнең торышы буенча 9 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм имтиханга әзерләүче укытучылар белән эшлекле сөйләшү булды. Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 2020 елдагы төп дәүләт имтиханында үзгәрешләр булуын ассызыклады, укытучы, әти -әни һәм укучы бербөтен булып эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп булуына басым ясады. Фән укытучылары сынап карау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырдылар, әти - әниләргә үз фикерләрен җиткерделәр. Әти – әниләрнең, укучыларның да фикерләре тыңланылды. Сөйләшү эчтәлекле, әһәмиятле булды.
-
Китап күргәзмәсе
08.10.2019
Мәктәбебездә якташ язучылар иҗатына багышлап күргәзмә оештырылды. Укучыларыбыз Г.Камал, М.Мәһдиев, З.Гомәрова китапларын яратып укыйлар. Дәресләрдә, класс сәгатьләрендә һәм дәрестән тыш чараларда балаларда якташларыбыз иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз.