Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
08.10.2021
Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп турлары дәвам итә. Мәктәбебездә фән олимпиадалары оешкан төстә үтә. Бүген 4 нче сыйныф укучылары инглиз теле фәненнән мәктәп туры олимпиадасында катнаштылар. Укучыларыбызга олимпиадаларны уңышлы башкаруларын телибез.Продолжаются школьные туры всероссийских олимпиад. В нашей школе предметные олимпиады проходят организованно. Сегодня учащиеся 4 класса приняли участие в олимпиаде школьного тура по английскому языку. Желаем нашим ученикам успешной работы на олимпиадах. -
Карлыгач оешмасына кабул итү 06.10.2021
Бүген мәктәбебезнең 2 сыйныф укучылары "Карлыгачлар" оешмасына кабул ителде. Бу бәйрәмгә укучылар бик теләп хәзерләнделәр. Алар күп нәрсәгә өйрәнгәннәр: матур итеп рәсем ясарга, дөрес итеп язырга, тапкырлыкка, зирәклеккә. Укучылар "Карлыгач"ның кагыйдәләрен өйрәнеп, аларны төгәл үтәргә вәгъдә бирделәр.Сегодня учащиеся 2 класса нашей школы были приняты в детскую организацию "Карлыгач". Ученики с удовольствием готовились к этому празднику. Они многому научились: красиво рисовать, правильно писать, находчивости, мудрости. Ученики изучили правила детской организации "Карлыгач" и пообещали четко их соблюдать и выполнять. -
05.10.2021

Һөнәри бәйрәмегез белән, хөрмәтле мөгаллимнәр!
Бүген иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара укытучылар көнендә, күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне җиткерәбез. Һөнәри бәйрәмегез белән хөрмәтле остазларыбыз! Кадерле укытучыларыбыз! Сезнең турында күпме матур шигырьләр язылган, моңлы җырлар җырланган. Әйтер өчен яңа сүзләр, матур теләкләр инде калмагандыр да сыман, тик гел яңа сәнгать әсәрләре, җылы теләкләр туа тора. Чөнки укытучы һөнәре гади һөнәр генә түгел, һәм укытучы – гади кеше генә түгел. Укытучы һәр кешенең тормышында иң мөһим роль уйнаучыларның берсе. Сез һәр кешенең тормышына үз сулышыгызны, үз карашыгызны кертәсез. Еллар буе йөзләгән-меңләгән балага җан җылыгызны, энергия, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, шундый мөлаем булып кала алуыгыз, ихласлыгыгызны югалтмавыгыз безне сокландыра. Бездәге, ягъни бала күңелендәге ата-аналар күрми калган кайбер дулкынлану-үзгәрешләрне дә сез вакытында тоеп, иң кирәкле һәм мөһим сүзләр әйтә беләсез. Югалып калган, икеләнүләргә чумган баланың тынгысыз җанын тынычландырырдай, уйларын тәртипкә салырдай киңәшләр табасыз. Бала күңеле – бәллүр савыт сыман. Ә сез шул бәллүр белән эшләүче ювелирлар сыман. Киләчәктә кешенең ниндидер кыен хәлдә калгач, үз-үзен кулга алып, дөрес карар кабул итә алуы да, кайчандыр укытучысының: «Син булдырасың. Синең барысы да килеп чыгачак. Мин сиңа ышанам» – дигән сүзләренең тылсымлы кайтавазыдыр. Чөнки Сез – гади генә кешеләр түгел, сез чын тылсымчылар! Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
С профессиональным праздником, уважаемые учителя!Сегодня, в один из самых замечательных праздников – Международный день учителя, мы выражаем самые искренние пожелания, самые теплые чувства. С профессиональным праздником уважаемые наставники! Дорогие учителя! О вас написано много прекрасных стихов, поются мелодичные песни. Казалось бы, новых слов и добрых пожеланий уже не осталось, но постоянно рождаются новые произведения искусства, теплые пожелания. Ведь профессия учителя - это не просто профессия, и учитель – это не просто человек. Учитель - один из тех, кто играет важнейшую роль в жизни каждого человека. Вы вносите в жизнь каждого человека свое дыхание, свой взгляд. Нас восхищает, что даже после того, как вы годами отдаете свое душевное тепло, энергию, силы сотням и тысячам детей, вы не теряете своей искренности. Даже те волнения и изменения, которые не замечены родителями в нас, то есть в душе ребенка, вы можете вовремя почувствовать и сказать самые нужные и важные слова. Вы найдете советы, которые успокоят беспокойную душу растерянного ребенка, приведут в порядок его мысли. Душа ребенка - как хрустальная чаша. А вы как ювелиры, работающие с этим хрусталем. Уважаемые Учителя! От всей души поздравляем вас с профессиональным праздником. -
04.10.2021
Балалар-яшүсмерләр театры фестиваленә катнашабыз.Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары Сикертән мәдәният йорты белән берлектә балалар-яшүсмерләр театры фестивалендә катнаштылар. Алар Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” пьесасыннан өзек куйдылар. Җитәкчесе Нагыймова Равилә Рәфкать кызы, тырышлыгы белән, укучылар һәрберсе үз рольләрен оста башкарды. Киләчәктә укучыларга иҗади уңышлар телибез.Участвуем в детско-юношеском театральном фестивале.Учащиеся Сикертанской основной общеобразовательной школы имени Г. Камала совместно с Сикертанским Домом культуры приняли участие в детско-юношеском театральном фестивале. Они поставили отрывок из пьесы Фаниса Яруллина “Ак яфрак”. Благодаря усилиям руководителя Нагимовой Равили Рафкатовны, все учащиеся мастерски исполнил свою роль. Желаем дальнейших творческих успехов ребятам. -
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне 01.10.2021
Һәр җирдә бер хикмәт көтә,Бүген гади көн түгел.Бүген – Өлкәннәр бәйрәме,Шуңа шатлана күңел!1 нче октябрьдә бик матур бәйрәм – Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары өлкән яшьтәге абый-апаларның хәлләрен белеп, хезмәт укытучысы Шәймарданова А.Р. җитәкчелегендә үз куллары белән ясаган открыткаларны өләштеләр, өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Өлкәннәрбезнен яшь буын тарафыннан курсәтелгән игътибарлылыкка күңелләре булды, йөзләрендә шат елмаю балкыды. Барлык өлкәннәрне шушындый матур бәйрәм белән котлыйбыз, исәнлек-саулык телибез!1 октября – День пожилых людейСегодня праздник на нашей Земле,,Знаком он, сегодня, любой детворе,И каждый спешит поздравить своих:Бабушек, дедушек — самых родных!Жизни Вам долгой, счастья, любви,Чтоб годы дорожкой счастливой вели,Заботы: от внуков, детей и родных,Здоровья для всех людей пожилых!1 октября отмечается замечательный праздник – День пожилых людей. В связи с этим учащиеся нашей школы поздравили пожилых людей с праздником, подарили красивые открытки, сделанные своими руками под руководством учителя технологии Шаймардановой А.Р. От проявленного со стороны молодого поколения внимания, они были в восторге, на лицах засияла радостная улыбка. Поздравляем всех пожилых людей с этим замечательным праздником, желаем им крепкого здоровья! -
29.09.2021
Сәхнә йолдызларыЗәки Зәйнуллинның “41 нең арбалы хатыннары” пьесасыннан куелган өзектә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укытучылары Шәймарданова А., Кузнецова М., Хисматуллин И., 8 нче класс укучысы Шәмсемөхәмәтова И., мәдәният хезмәткәре Салихова Р., “Карлыгач” балалар бакчасы җитәкчесе Солтанова Р. катнашты. Аларның һәрберсе үз рольләрен бик оста башкардылар. Киләчәктә иҗади эшләрендә уңышлар телибез.Звезды сценыВ постановке пьесы Заки Зайнуллина “41 нең арбалы хатыннары” приняли участие учителя Сикертанской основной школы им. Г. Камала Шаймарданова А., Кузнецова М., Хисматуллин И., ученица 8 класса Шамсемухаметова И., работник культуры Салихова Р., руководитель детского сада “Ласточка” Султанова Р. Каждый из них блестяще исполнил свои роли. Желаем дальнейших творческих успехов. -
28.09.2021
«СДАЙ БАТАРЕЙКУ – СПАСИ ЁЖИКА!»На протяжении недели учащиеся нашей школы собирали батарейки. О том, что батарейки вредны для окружающей среды, слышал почти каждый. Согласно исследованиям ученых, одна батарейка загрязняет содержащимися в ней тяжелыми металлами 20 квадратных метров почвы. В лесной зоне это территория обитания одного ежика. Наша школа не смогла остаться равнодушным к спасению живых существ, была проведена экологическая акция «Сдай батарейку – спаси ёжика». Акция направлена на пропаганду энергосбережения и правильную утилизацию отходов. Цель акции: формирование экологической культуры школьников, стремление беречь природу. Выражаем благодарность родителям и ребятам, которые откликнулись на экологическую акцию и приняли активное участие.Атна дәвамында безнең мәктәп укучылары батарейкалар җыйдылар. Батарейканың әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы булуы турында һәркем белә диярлек. Галимнәр тикшеренүләре буенча, бер батарейкада булган авыр металлар 20 квадрат метр туфракны зарарлый. Урман зонасында ул бер керпенең яшәү территориясе. Безнең мәктәп укучылары да бу акциядән читтә калмадылар. Акция энергияне саклау һәм калдыкларны дөрес утильләштерүне пропагандалауга юнәлтелгән. Акциянең максаты: укучыларның экологик культурасын формалаштыру, табигатьне сакларга омтылу. Экологик акциядә катнашкан ата-аналарга һәм укучыларга рәхмәт белдерәбез! -
Котлыйбыз 27.09.2021
27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!Хөрмәтле остазларыбыз! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар! Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз.27 сентября — День воспитателя и всех дошкольных работников!27 сентября — День воспитателя и учителя дошкольного образования в России. Особого внимания заслуживает учитель, который является близким другом, соратником ребенка, помогает ему делать первые шаги в жизни! Уважаемые наставники! От всей души поздравляем вас с профессиональным праздником! Желаем вам терпения в вашем нелегком труде, душевного спокойствия в семье, счастья и здоровья в вашей жизни! Пусть все ваши дети будут благоразумны и мудры! Оставайтесь всегда улыбчивыми, заботливыми, красивыми. -
ГТО 25.09.2021

Бүген мәктәбебездә ГТО нормативларын үтәү буенча чара булып узды. Укучылар һәр төр буенча әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Әлеге чараларың максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәтлекне ныгытуда ярдәм итү.
Сегодня в нашей школе прошло мероприятие по выполнению нормативов ГТО. Учащиеся продемонстрировали свою подготовленность по каждому виду. Цель этих мероприятий: пропаганда здорового образа жизни, привлечение учащихся к занятиям физической культурой и спортом, содействие укреплению здоровья.
-
23.09.2021
В кружке финансовой грамотности дети знакомятся с понятиями «Купюры», «Личные финансы», с принципами формирования личного дохода, его сохранения и преумножения. В процессе выполнения практических заданий дети научаться выдвигать версии, выбирать средства достижения цели в группе и индивидуально, выражать свои мысли и идеи, обсуждать в рабочей группе информацию. В куржке проводиться экономико – стратегическая квест – игра, где дети с увлечением и с большим интересом решают поставленные задачи!Финанс грамоталылыгы түгәрәгендә балалар «Акча», «Шәхси финанслар» төшенчәләре, шәхси керемне формалаштыру, аны саклау һәм арттыру принциплары белән танышалар. Практик биремнәрне үтәү барышында балалар үз планнарын тәкъдим итәргә, максатка ирешү чараларын төркемдә һәм индивидуаль рәвештә сайларга, үз фикерләрен һәм идеяләрен белдерергә, эшче төркемдә мәгълүмат алырга өйрәнәләр. Түгәрәктә укучылар икътисади-стратегик квест-уен үткәрелә, анда балалар мавыгып һәм зур кызыксыну белән куелган бурычларны хәл итәләр.











