Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Кышкы каникулда ял 02.01.2025

Каникулның һәрбер көне кызыклы һәм файдалы үтә. Бүген башлангыч класс укучылары мультфильм дөньясына сәяхәт иттеләр. Мультфильм сериаллары укучыларның күңелләренә хуш килде.
-
Яңа ел белән! 28.12.2024

Юлга ап-ак карлар түшәп,
Җаныбызга нурлар өстәп,
Яңа ел килә, яңа ел!
Әйе, бик матур бәйрәм – Яңа ел бәйрәме якынлашып килә. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә бик матур чара үткәрелде. Укучылар берсеннән-берсе матур чыгышлар ясадылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә кунак булып Кыш бабай белән Кары кызы да килде, алар да балалар белән бергә күңел ачтылар, бүләкләр бирделәр. Бәйрәм бик матур гына үтеп китте, күңелләребездә җылы хисләр калдырды. Шушы матур чараны оештыручы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Диләрә Гайсә кызына, барлык класс җитәкчеләренә, укучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Киләсе ел барыбызга да исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, эшебездә һәм укуыбызда зурдан-зур уңышлар китерсен, ил-көннәребез тыныч, имин булсын!!! -
26.12.2024

Новый год – это праздник, который объединяет поколения, собирая близких за одним столом и создавая неповторимые моменты тепла и любви. Мы сегодня шестиклассниками поговорили о том, какие маленькие, но значимые традиции существуют в семьях наших учеников, и как они придают празднику особую душевность. Новогодние традиции – это то, что делает нас едиными, неважно, из какого мы региона или насколько далеко находимся друг от друга. На занятии мы узнали, как встречают Новый год в разных городах, и отправились в видеопутешествие, чтобы открыть для себя новые уголки нашей страны и их уникальные обычаи. Видео «Одна страна – одни традиции» стало настоящим открытием для всех нас!
Занятие было насыщено интересным.
С наступающим Новым годом, наши дорогие ученики и их семьи! Пусть этот волшебный праздник подарит вам незабываемые моменты и согреет в любую погоду! -
25.12.2024

Мәктәбебездә балалар да, өлкәннәр дә яратып көтеп алган бәйрәмне – Яңа елны каршы алырга әзерлекнең соңгы этаплары бара. Укучылар стена газеталары чыгардылар, костюмнар да, чыршыбыз да күптән әзер инде. Мәктәбебезне балаларның хезмәт җимешләре - Яңа ел рухындагы кул эшләре дә бизәп тора. Бәрәкәтең белән кил, Яңа 2025 нче ел!
-
Туризм ярышлары 23.12.2024

Мәктәбебез Арча укучылар сарае белән хезмәттәшлек итә. Физик-тәрбия укытучыбыз Нәбиуллин Разил Расип улы укучыларыбызны бик теләп туризм серләренә төшендерә. Укучыларыбыз Республика һәм район күләмендә оештырылган ярышларда актив катнашып, матур күрсәткечләргә ия булалар. Туризм түгәрәге балаларны төрлелеге белән җәлеп итә. Шуны да онытмаска кирәк – спорт тәвәккәлләрне ярата. Биредә төшенкелеккә бирелсәң, бернинди нәтиҗәләргә дә ирешеп булмый. Шуңа да яшьтән үк спортка тартылырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Бүген мәктәбебездә Кыш бабай призына туризм ярышлары булып узды. Әлеге түгәрәккә йөрүче укучыларыбыз үзара көч сынаштылар. Җиңүчеләргә грамота һәм медаль тапшырылды. Укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек 19.12.2024

Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды. Классларны, коридорларны укучылар чыршы бизәгеч уенчыклар белән бизәделәр. Класс- кабинетларга, коридорга бәйрәм төсе керде. Укучыларыбыз дәресләрдән соң “Яңа ел бәйрәме”нә газеталар чыгардылар, күмәк биюләр, җырлар өйрәнделәр.
-
Яңа елга мәктәпне бизибез 18.12.2024

Тылсымлы һәм искиткеч бәйрәм – Яңа ел, бүләкләр һәм матур теләкләр вакыты якынлаша. Без барыбыз да Яңа ел алдыннан могҗиза көтәбез , чөнки һәр олы кешедә балалык сыйфатлары саклана. Бөтен кеше бу матур бәйрәмне түземсезлек белән көтә һәм әзерләнә: өйләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, тирә-юнь бизәлә. Бездә дә укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән мәктәп эчен бизәү башкарыла. Быел бу эшкә өлкән сыйныф укучылары да бик теләп катнашалар. Алар тәрәзәләргә матур бизәкләр төшерәләр, чыршы бизиләр. Бу сихри бизәлешне куреп, күңел күтәрелә.
-
Туган (татар) теле фәне буенча олимпиада призёрлары.
18.12.2024
Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этаплары дәвам итә. Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Камалова Диләрә (укытучысы Нәгыймова Р.Р.) һәм 4 нче класс укучысы Хөсәенов Данир (укытучысы Гарипова А.А.) туган (татар) теле фәне буенча уздырылган олимпиада да катнашып, призёр дәрәҗәсенә лаек булдылар. Призёр булган укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
18.12.2024

18 нче декабрь көнне Арча Укучылар сараенда туризм түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар өчен ярышлар уздырылды. Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары үзләрен булдыклы туристлар итеп күрсәтеп, матур нәтиҗәләргә ирештеләр.
2 нче сыйныф укучысы Асхадуллин Камил 2 нче урынга, 3 нче сыйныф укучылары Шәймәрданова Гүзәл 1 нче урынга, Гарипова Назгөл 2 нче урынга, 7 нче сыйныф укучысы Абрамова Рәмзия 2 нче урынга, 9 нчы сыйныф укучысы Шәвәлиев Илүз 3 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре югары категорияле физик-тәрбия укытучыбыз Нәбиуллин Разил Расип улы. Укучыларыбызны ирешкән нәтиҗәләре белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәк ярышларда да шулай актив катнашуларын, югары үрләр яулауларын теләп калабыз. -
Туган телем сагында 14.12.2024

Татар халкы – бөек халык. Аның үткәне, әби-бабайларның гореф-гадәтләре, гаилә йолалары бик бай. Ә халкыңнын үткәнен, гореф-гадәтләрен белер өчен – ана телен яхшы белергә кирәк. Үз телен саклаган милләтнең генә киләчәге бар. Шушы максаттан чыгып, бүген “Туган телем сагында” акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары татар телендә басылган матур әдәбият, “Салават күпере” журналы белән таныштылар: әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр укыдылар.











