Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Кышка әзерлек җәйдән башлана. 07.07.2016

Мәктәбебез бакчасы - муллык чыганагы! Анда үскән яшелчәләр һәм җимешләрдән ел буе аш-су осталары тәмле-тәмле ризыклар әзерләп, укучыларны һәм укытучыларны сыйлыйлар. Менә бүген дә алар укроп җыеп, кышка әзерләп куялар. Кыш буе өстәлдә витаминлы ризыклар була.
-
Яшелчә бакчасы - муллык чыганагы! 06.07.2016

Мәктәбебезнең җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы үзенә күрә бер бизәк, горурлык. Анда нинди генә яшелчәләр, җиләк-җимешләр үсми! Ә мәктәбебезнең тирә-юне аллы-гөлле, берсеннән-берсе матур чәчәкләргә күмелгән. Укытучылар һәм укучылар, техник хезмәткәрләр мәктәпнең чисталыгы өчен даими кайгыртып торалар. Укучылар һәр көн тырышып түтәлләргә су сибәләр, чүп үләннәреннән арындырып торалар. Ә бакча үз чиратында мул итеп уңыш бирә, безне гүзәллеге белән сокландыра!
-
В саду поспевает виктория! 02.07.2016

Вот такая виктория созрела на нашем пришкольном участке! Ребята собрали богатый урожай. Виктория – лучшее лакомство лета! Это очень вкусная и полезная ягода. В ней содержится 5-12% углеводов (глюкоза, фруктоза, сахароза, пектиновые вещества, клетчатка), лимонная и яблочная кислота, дубильные вещества и фенольные соединения, витамины А, С, В и ряд минеральных веществ: железо, медь, кобальт, марганец, молибден, фтор.
-
Чыгарылыш - 2016 27.06.2016

Чыгарылыш имтиханнары артта калды. Мәктәп тәмамлаучыларның күңелендә хисләрнең уйнак, ә уйларның җитди чагы. Тиздән, бик тиздән, зур юлларга кузгалырга, олы тормыш мәйданына атларга хәбәр киләчәк. Ә аңарчы... аңарчы мәктәп елларының якты ноктасын куясы калды. Чыгарылыш кичәләрендә куела ул гомергә онытылмаслык якты нокта. Чыгарылыш кичәсе... ә аннары сабакташлар белән бергә каршылаган таң.
Чыгарылыш кичәсе – балачакның соңгы, ә яшьлекнең тәүге бәйрәме, иң дулкынландыргыч, тантаналы бәйрәм. Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә дә шундый тантана. Мәктәбебезнең иң тырыш, иң булган - 2016 нчы ел чыгарылышы - укучыларына тормышка юллама булырдай хәзинә – аттестат тапшырылды. Котлыйбыз сезне, кадерле укучыларыбыз!
-
Работа на пришкольном участке дарит радость труда. 23.06.2016

Пришкольный опытный участок является неотъемлемой частью работы нашей школы. В ней с ранней весны кипит работа. Работа на пришкольном участке активизирует познавательную и творческую активность ребят, приучает к труду. Ребята с любовью и большим старанием выращивают овощи, фрукты, цветы.
Удивляется народ:
Что за чудо-огород?
Здесь редис есть и салат,
Лук, петрушка и шпинат.
Помидоры, огурцы
Зреют дружно - молодцы!
И картофель, и капуста
Растут на грядках густо-густо.
И все дружно говорят:
"Мы растём здесь для ребят.
За усердие и труд
Урожай весь соберут".
-
22 июня - День памяти и скорби. 22.06.2016

22 июня - День памяти и скорби, пропитанный болью, надеждой, героизмом. Именно в этот день началась Великая Отечественная война, унесшая миллионы жизней, забравшая близких людей, оставившая вечный след в наших сердцах и душах.
В сердцах навеки, навсегда
Мы за победу благодарны,
В то утро началась война,
За мир солдаты наши пали.
Так не забудем же, друзья,
Тот день, тот час, тот вечный миг,
За что сражались все тогда,
За жизнь, за мир благодарим!
-
Сау бул, лагерь! 21.06.2016

21 көн ни арада үтеп китте!? Шушы көннәрдә мәктәп яны балаларның шат авазыннан яңгырап торды. Канатлы җырлар,дәртле биюләр, мавыктыргыч уен-сәяхәтләр укучыларга бик ошады.
Саубуллашыр көн дә килеп җиткән. Рәхмәт сезгә вожатый апалар: Рая Павловна, Рузия Гафуровна, Гөлгенә Данисовна, Гөлнур Мансуровна, Фәридә Һидиятулловна, Сиринә Ильшатовна! Рәхмәт тәмле ашларыгыз өчен, Гөлүсә апа! Якты йөз белән каршы алып, чисталыкны саклаучы Фәридә апа! "Дуслык" лагеренда чын дуслар таптык, күп һөнәргә өйрәндек. Сау бул, лагерь!
Яраткан "Дуслык"лагере
Саубуллашабыз бүген.
Моңаеп калма,мәктәбем!
Килербез сиңа көзен.
-
Сәламәт буласың килсә - бие!. 20.06.2016

СМС балалары белән бергә "Сәламәт буласың килсә - бие!" девизы астында флэш - моб үткәрелде. Көләч йөз, биегәндә матур елмаю, пластик хәрәкәтләр - чыннан да кешенең рухи һәм физик яктан сәламәт икәнлеген күрсәтә.
-
Хәтер көне 20.06.2016

20 нче июнь - Хәтер көне. Җирлегебездәге бердәнбер ветеран Дәүләтшин Фатих Дәүләтша улы белән очрашуга киттек. Ветеран бик җылы каршы алды. Башыннан үткән дәһшәтле сугыш еллары,үзенең фронтта булуы,орден - медальләр белән бүләкләнүе, яралануы турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Ветеран оста итеп гармунда уйнады. Очрашу бик эчтәлекле булды,күтәренке рухта үтте. Балалар ветеранга истәлекле бүләк тапшырдылар.Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр кулды.
-
Бүген бездә Сабантуй! 19.06.2016

Лагерь булсын да, “Сабантуй” бәйрәме булмасын, имеш. Юк инде! Бүген бездә Сабантуй! Бүләкләр җыелды. Сабантуй тугаена җыелып, милли уеннар уйнадык: кул көрәштердек, авыш колгага мендек, чүлмәк ваттык, кашыкка йомырка куеп йөгердек, таяк тартыштык, йөгерештә катнаштык, рәхәтләнеп күңел ачтык. Ә иң соңыннан һәр төр буенча җиңүчеләр билгеләнде, күңелгә хуш килердәй бүләкләр тапшырылды, һәркем канәгать калды.
Лагерьның иң-иң көннәре:
Сабантуй бүген беэдә!
Онытылмас бәйрәм булып,
Калыр ул күңелебездә!











