Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем!"
27.01.2021
Мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы матур гына башланып китте. Шул атналык кысаларында башлангыч сыйныф укытучылары "Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем!" дип исемләнгән класс сәгате үткәрделәр. Укучылар презентацияләр карадылар, Габдулла Тукай иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, туган тел турында шигырьләр сөйләделәр.
В школе очень активно проходит Неделя начальных классов. Сегодня в рамках Недели был проведён классный час на тему "Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем!" ("Самый красивый в мире язык - это мой родной язык!"). Учащиеся посмотрели презентацию, познакомились с жизнью и творчеством Г.Тукая, рассказали стихи о родном языке.
-
Великий подвиг Ленинграда!
27.01.2021
27 гыйнварда Ленинград шәһәрен камалыштан азат итү көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көндә мәктәптә класс сәгатьләре үткәрелде. Класс җитәкчеләре ул авыр көннәр турында сөйләделәр. Чыгышлар презентацияләр, кинофильмнар карау белән үрелеп барды. Укучылар белән Ленинград камалышы, Ленинград икмәге турында әңгәмәләр үткәрелде. Класс сәгате азагында укучылар класс җитәкчеләре белән бергә Ленинградта сугыш вакытында яшәгән һәм һәлак булган кешеләрне тын калып искә алдылар.
27 января отмечается День снятия блокады Ленинграда. В этот знаменательный день в школе были проведены классные часы на тему "Блокада Ленинграда". Классные руководители рассказали о тех страшных днях. Рассказы сопровождались показом презентаций, кинофильмов. Были проведены беседы о блокаде Ленинграда, блокадном хлебе. В конце классного часа ученики с классными руководителями почтили память жителей Ленинграда.
-
"Табышмаклар" кичәсе
26.01.2021
Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Укучылар атналыкны үткәрү планы белән таныштылар. Бүген "Табышмаклар" кичәсе үткәрелде, укучылар " Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасына бүленеп, үзләренең көчләрен сынаштылар. "Тапкырлар" командасы җиңүче булды.
-
"Тукай геройлары минем янәшәдә"
25.01.2021
Мәктәбебездә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан план нигезендә төрледән-төрле чаралар уздырыла. 5 нче сыйныф укучысы Камалова Диләрә "Тукай геройлары минем янәшәдә" проектында катнаша.
-
"Туган телем - иркә гөлем" күргәзмәсе
22.01.2021
2021 нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Шул уңайдан мәктәбебез китапханәсендә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
-
"Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән"
21.01.2021
Бүген Халыкара туган тел көненә багышланган айлык башланды һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде. Татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль, әйтем, табышмаклар аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, кроссвордлар чишәргә өйрәтү, укучыларда тапкырлык сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләре, игътибарлылык формалаштыру, сүз байлыгын үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 5 сыйныфта "Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән" дип исемләнгән тәрбия дәресе узды. Укучыларга белемнең яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур булуы аңлатылды.
-
"Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте" вәкилләре белән очрашу
20.01.2021
Бүген мәктәбебез укучылары "Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте" вәкилләре белән очраштылар. Алар әлеге уку йортында һөнәри әзерлек юнәлешләре турында сөйләделәр.
-
Хезмәтебезне бәяләп...
19.01.2021
Мәктәбебез "Яңа ел калейдоскобы" кар сыннары район конкурсында катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
-
“Татар милли ашлары" дигән күргәзмә 18.01.2021

Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул унайдан Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең залында “Татар милли ашлары” дигән күргәзмә төзелде. Бу күргәзмәдә татар халык ашларына багышланган китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәдә милли ашларның рецептлары да урнаштырылган.
-
Шахмат-шашка ул - зирәкләр уены 15.01.2021

Мәктәбебездә физик тәрбия һәм ТИН укытучысы Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә шахмат-шашка түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Элеге уен балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Шахмат-шашка уены уйнап, алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Укучылар түгәрәккә бик теләп йөриләр, шахмат һәм шашка уйнауның төрле алымнарын өйрәнәләр һәм ярышларда актив катнашалар. Остазларына һәм укучыларына зурдан-зур уңышлар телибез!











