Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Саф һавада - хәрәкәтле уенар. 03.01.2021

Каникулның һәр көне сизелми үтеп бара. Безнең мәктәп укучылары ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Башлангыч сыйныф укучылары саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Саф һавада хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә.
-
Чанада шуу бәйрәме 02.01.2021

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
Шушы көннәрдә Гөберчәк авылында башлангыч класс укытучылары һәм укучылары тарафыннан "Чана шуу" бәйрәме оештырылды. Укучылар рәхәтләнеп күңел ачты. Һәркем: олысы - кечесе, чыр – чу килеп таудан чана шуды. Кар яуган саен көрәлгән кардан биек тау хасил булды
-
Яңа ел белән! 31.12.2020

Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.Кайгылар да калсын иске елда
Бәхет алып килсен яңасы.
Борма-борма тормыш юлларыннан,
Бергәләшеп, безгә барасы.Һәрбер бала үз бәхете белән тусын,
Авырмасын берүк балалар.
Гомерләре озын, таза булсын алар
Бәхет телик, бергә, Аналар!
Кайгыларсыз булсын һәр көнебез
Йортыбызга иңсең бәрәкәт!!! -
Имтиханнарга әзерләнү 30.12.2020

Кышкы каникуллар вакытында мәктәбебездә, төп дәүләт имтиханнарына әзерлек оештырылды. Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен, укучыларның үзлегеннән әзерләнүе төп факторларының берсе, әмма педагоглар белән әзерлек эше нәтиҗәгә уңай йогынты ясый. Шунысы куанычлы: имтиханнарны уңышлы тапшыруга әзерлек процессы планлы рәвештә бара, бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен математика фәне буенча консультация үткәрелде
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында шахмат-шашка ярышы 29.12.2020

Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында, Сеҗе төп мәктәбендә, шахмат-шашка буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге чарада мәктәбебез данын яклаган хезмәттәшләребез Хисматуллин И.И., Шәймәрдәнова А.Р., Шәмсемөхәмәтова Г.Ф. һәм Набиуллин Р.Р. ка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Чыршы бәйрәмендә 28.12.2020

Бүген Арча район башлыгының Чыршы бәйрәме иң актив укучыларны үзенә җыйды. Мәктәбебезнең уку адынгылары, җәмәгать эшләре активистлары: Шәфыйкова Г.Х. һәм Мәҗитова Г. Д. бәйрәмдә катнашу хокукына ия булдылар. Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улыннан котлау һәм чыршы бәйрәменә чакыру хаты алу укучыларыбыз өчен зур сөенеч булды. Әлбәттә инде, һәр балага Кыш бабай бүләкләре дә бар иде. Кышкы каникулның беренче көне балалар күңеленә аеруча хуш килеп, яңа елның мавыктыргыч бәйрәме булып хэтергә уелып калыр.
-
Чыршы бәйрәмнәре башланды 25.12.2020

Бүген мәктәптә чыршы бәйрәме башланды. Бәйрәмдә чирекне “4”ле һәм “5”ле билгеләренә тәмамлаган укучыларга, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга, төрле бәйгеләрнең җиңүчеләренә мактау грамоталары тапшырылды. Башлангыч класс укучылары чыршы тирәсендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Яңа елны көтәбез 24.12.2020

Күрегез бу чыршыны
Чыршының да чып-чыны!
Нинди төз, матур биек.
Тора түшәмгә тиеп.
-
Туризм ярышлары 23.12.2020

Бүген Укучылар сараенда туризм буенча ярышлар булып узды. Ярышта Арча районы белем бирү учреждениеләреннән укучылар катнашты. Ярыш яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемгә бүленеп үткәрелде. Анда командалар төрле бәйгеләрдә көчләрен сынаштылар. Безнең мәктәбебездән 7 укучы катнашты. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!
-
Яңа елга әзерлек 22.12.2020

Бүгенге көндә мәктәбебездә Яңа елга әзерлек дәвам итә. Укучыларыбыз Яңа елга багышлап бик матур рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Һәрбер кул эшләнмәсе үзенчәлекле, үзенә җәлеп итеп тора. Алга таба да укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез.











