Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Батырлык дәресе 06.02.2019
Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә Батырлык дәресләре узды. Батырлык дәресләренең тематикасы төрле иде. “Сталинград сугышы”, “Җирлегебездәге сугыш ветераннары язмышы”, “Батырлык үрнәкләре”, “Безнең заман батырлары”, “Тарих эзләрендә калган геройлар” һ.б. Балалар тарихыбызны өйрәнергә, батырлар исемен белергә һәм алар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш.
-
География - биология атналыгы башланып китте 05.02.2019
Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә география - биология атналыгы башланды. Атналыкта укучыларның танып - белү эшчәнлеген үстерү буенча чаралар планлаштырыла: фәннәр буенча викториналар, гамәли эшләр, КВН, экологик тренинг, иҗади конкурслар. Бүген укучылар биологик кроссвордлар чиштеләр.
-
Математика атналыгын төгәлләп... 04.02.2019
I категорияле математика укытучысы Бәдриева Ф.Х. 5 нче класс укучылары белән “Гади вакланмаларны кушу һәм алу”ны кабатлау темасына ачык дәрес уздырды. Дәрес укучыларга аңлаешлы, фәнни югарылыкта оештырылган. Дәреснең максаты “Математика” фәненә кызыксыну уяту, укучыларның хәтерләрен, уйлау-логик фикерләү сәләтләрен үстерү, коллективта эшләп, бер-береңне тыңлый белү, аралашу культурасын тәрбияләү иде. Укучылар дәрестә бик актив булдылар.
-
Чаңгы ярышлары 04.02.2019
2 нче февраль көнне Иске Кырлай мәктәбе базасында Фәнил Гарафиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары булып узды. Укучыларыбыз бу ярышта уңышлы чыгыш ясадылар. Ярышта Шәмсемөхәмәтова Илүзә, Гарипов Әмир, Могыйнов Ранил, Солтанова Зәринә, Солтанова Рәзилә, Каримов Инсаф катнаштылар. Укучыларны Ярышка физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Разил Расипович әзерләде. 5 нче класс укучысы Шәмсемөхәмәтова Илүзә мактаулы 3 нче урынны алды. Илүзәне котлыйбыз. Алдагы ярышларда барлык укучыларга да уңышлар телибез.
-
Математика фәне шундый җитди фән ки, аны аз гына кызыклырак итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәк. Б.Паскаль 02.02.2019
Математика фәненә мәхәббәт тәрбияләүне класстан тыш чаралардан башка күз алдына китереп булмый. Балаларның кызыксынуларын һәм теләкләрен истә тотып оештырылган чаралар фәнне яхшырак үзләштерүгә ярдәм итә. Мәктәбебездә уза торган математика атналыгы ел саен кызыклырак була, күңелләргә кереп кала. Мәсәлән, “Математика патшалыгына сәяхәт”, “Математик ярминкә”, “Математика һәм серле сандык”, “Төшенчәне таны” уеннары укучыларга бик кызыклы, ошый. Бүген исә 7 класс укучылары өчен “Математика һәм серле сандык”- интеллектуаль уены тәкъдим ителде.
-
Татар театрының беренче нигез ташын салып, аны үстерүчеләрнең берсе — Галиәсгар Камал. 01.02.2019
Сикертән ил язмышында үз эзләрен калдырган тарихи шәхесләре, атаклы кешеләре, истәлекле вакыйгалары белән данлыклы. Егерменче йөз башы әдәбияты һәм мәдәнияте өлкәсендә күренекле урын алган атаклы драматург, сүз остасы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, татар театрына нигез салучы, ялкынлы публицист, Галиәсгар Камал – туган ягыбыз горурлыгы. Кабатланмас талант иясе, давыллы еллар җырчысы, татар драма әдәбиятының атасы, татар сәхнәсе өчен аның тууына ничәмә еллар үзенең әсәрләрен, зур байлыгын бирә алган сөекле язучыбыз ул - Галиәсгар Камал. Аның тууына 140 ел булды. Зур вакыйга уңаеннан мәктәбебездә Г.Камалга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар олы шәхеснең тормышы һәм иҗаты буенча чыгыш ясадылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Математика атналыгы дәвам итә 31.01.2019
Математика укытучысы Ибраһимова И.И. бүген 7 нче класста “Күпбуыннарны кушу һәм алу, бербуыннарны тапкырлауны кабатлау” темасына ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулланды. Дәрес балаларның яшь үзенчәлекләрен, дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзелгән. Укытучы укучыларны мавыктыргыч гамәлләр аша уку эшчәнлегенә тарта. Дәрескә сайланылган белем алу чыганаклары, укучылар эшчәнлеген оештыру алымнары – барысы да укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыру өчен нигез булып тора
-
В рамках Недели математики... 30.01.2019
В рамках Недели математики в школе проводятся различные мероприятия. Сегодня учитель математики Ибрагимова И.И. во 2, 4 классах провела мастер-класс по внеурочной деятельности «Шахматные фигуры». Ребята научились распознавать шахматные фигуры, их ходы, решали кроссворды, соревновались между собой. Ученики приняли активное участие и остались очень довольны. Желаем всех дальнейших успехов!!!
-
Математика атналыгы дәвам итә. 29.01.2019
Атналыкның һәр көне мавыктыргыч һәм кызыклы чаралар белән үрелеп бара. Бүген укытучы Бәдриева Ф.Х. 6 нчы класс укучылары катнашында “Танграм” уены уздырды. Танграм – борынгы Кытай башваткычы, башваткычның бер төре. Квадраттан төрле фигуралар, хайван һәм кеше силуэтлары төзелә. Бу уен укучыларны төгәллеккә, зирәклеккә өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә. Мавыктыргыч чара бик җанлы үтте, ул һәркемгә ошады.
-
Фән атналыклары 28.01.2019
Мәктәбебездә фән атналыклары дәвам итә: бүгеннән математика атналыгы башланып китте. Әлеге вакытта Ибраһимова И. И. җитәкчелегендә шахмат ярышлары бара. Бәйгенең максаты: шахмат уенын пропагандалау һәм популярлаштыру, көчле шахматчыларны ачыклау һәм аларның осталыгын күтәрү. Ярышта катнашучыларга уңышлар телибез!..