Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
Год основания учреждения: | 1923 |
У нас учатся: | 129 обучающихся / укучы |
У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Алдынгылар хәрәкәте"нә старт! 01.09.2023
Бүген, тантаналы линейкада "Алдынгылар хәрәкәте"-"Движение первых" оешмасы эшчәнлегенә старт бирелде. Алдынгылар хәрәкәтенең девизы әйтелде, кызлар "Алдынгылар хәрәкәте"нең флешмобын тәкъдим итте.
-
22 август-Россия Дәүләт флагы көне 22.08.2023
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне . Әлеге бәйрәм белән барлык укучыларны, укытучыларны котлыйбыз! Илебезнең лаеклы егетләре, кызлары булып , үз иленең патриотлары булуын телибез.
-
Бәйрәм белән! 03.08.2023
2 август көнне Шушмабаш урта мәктәбендә Арча муниципаль районы яшьләр бүлеге хезмәткәрләре, "Форпост" оешмасы, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән бәйрәм оештырды. Программада кызыклы уеннар, хәрәкәтле ярышлар урын алган иде. Бәйрәм укучыларга бик ошады.
-
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек эшләре 28.07.2023
Мәктәбебездә атна буена яңа уку елына әзерлек эшләре башкарылды. Мәктәп эчендә косметик ремонт ясалды, мәктәп яны территориясе , бакчада эш гөрләде.
-
Хезмәт чиреге дәвам итә 22.07.2023
Мәктәп бакчасында эшләр дәвам итә.Сарымсак, карлыган уңышы инде җыеп алынды, Бүгенге көндә укучыларыбыз бик тырышып чия җыйдылар.
-
"Хуш,лагерь! Күңелле ял иттек синдә" 21.06.2023
Менә 21 көнгә исәпләнгән җәйге мәктәп яны лагеры тәмамланды. Балалар лагерьга бик теләп йөрделәр.Тәмле итеп ашадылар,төрле кызыклы уеннар уйнадылар,сәяхәтләргә бардылар.
Алда каникуллар.Исән-сау ял итеп, көч җыеп яңа уку елында балаларыбызны көтеп калабыз." Хуш, лагерь! Күңелле ял иттек синдә" дип өйләргә таралыштылар.
-
"Хәтер һәм кайгы көне" 21.06.2023
22 июнь"Хәтер һәм кайгы" көне. "Күбәләкләр "лагерына йөрүче балалар "Хэтер шәме" акциясенә кушылдылар. Актлар залында "Безнең хәтердә, безнең онытырга хакыбыз юк"дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Мәктәп музеенда, дан аллеясында булдылар.
-
Зирәкләр,тапкырлар 20.06.2023
Бүген лагерның егерменче көне. Кояшлы көн безне иртәдән үзенең җылы нурлары белән иркәли. Бүгенге көнебез "Зирәкләр, тапкырлар" исеме астында төрле мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Иртәнге зарядка,тәмле боткалар белән сыйлангач,"Юл һәм без" проектын игътибар белән карап,сорауларга җаваплар таптык.Командаларга бүленеп "Юл иминлеге кагыйдәләре" иленә сәяхәт итеп, тукталышларда төрле биремнәр үтәдек. Сәяхәтебез күңелле һәм файдалы узды.
--
-
Без булдырабыз 19.06.2023
Бүген лагерьның 19 нчы көне.Иртәбез гадәттәгечә Россия һәм Татарстан гимны астында флаг күтәрү белән башланды. Иртәнге зарядка ясап, ашханәдә тәмле ашлар ашап алгач актлар залында финанс грамотлылыгы темасына "Своя игра" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Көннең икенче яртысында саф һавада милли йолаларны искә төшерү максатыннан уен-квестта катнаштылар.
-
Сулыклар-табигать байлыгы
18.06.2023
"Күбәләкләр" мәктәп яны лагеренда бүгенге көнебез "Сулыклар-табигать байлыгы" дип аталды. Без балалар белән Шушма елгасына сәяхәткә бардык.Елга буйларында сулар кереп,чәчрәтеп уйнадык. Сәяхәттән кайткач,"Авылым чишмәләре " дигән проект карап,чишмәләребез тарихы белән таныштык. Узебез күргән чишмәләрне рәсемгә төшердек,күргәзмә оештырдык. Сулыкларны саклау турында әңгәмә үткәреп,сорауларга җаваплар эзләп,фикерләштек. Бик күп мәгълүмат тупладык.Көнебез унышлы һәм файдалы үтте.