Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Татар теле һәм тарих атналыгы дәвам итә 31.10.2015

Атна дәвамында мәктәптә төрле күргәзмәләр оештырылды. Якташ язучыларыбыз Г.Ахунов һәм М.Мәһдиевнең тормышын, иҗатын яктырткан күргәзмәдән укучылар үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар. Шулай ук , "Әкиятне үзебез язабыз " исеме астында, 5 нче сыйныф укучылары иҗат иткән әкиятләр балаларда зур кызыксыну тудырды. Афәрин, бишенчеләр!.
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес 30.10.2015

30нчы октябрь көнне, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Э.А., 8 нче классларда татар әдәбиятыннан Г.Тукайның "Ана догасы" шигырен өйрәнү буенча ачык дәрес үткәрде .Дәрестә сингапур структуралары да кулланылды.Укучылар дәрестә актив катнаштылар.
-
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне 30.10.2015

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бүген классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде .Бу көн илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең күркәм билгесе.Әңгәмәләр аша укучылар Халыклар бердәмлеге көненең тирән рухи мәгънәгә ия булуын, ватанпәрвәрлек хисенең нинди зур көчкә ия икәнлеген тагын бер тапкыр күңелләре аша үткәрделәр.
-
Китап һәм без 30.10.2015

Татар теле һәм тарих атналыгы кысаларында китапханәчебез Хашимова Л.Ф.белән берлектә "Китап һәм без" исеме астында ачык чара үткәрдек. Бу чарада 5-8 нче сыйныф укучылары үзләрен төрле яктан сынадылар. Кичә бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Укучылар түгәрәктә 30.10.2015

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары әбиләргә, әниләргә, детсад балаларына "Урман дуслары"дигән спектакль күрсәттеләр. Әкият геройлары табигатьнең кеше тарафыннан елдан-ел пычрана баруын, экологик яктан начарлануын яктырттылар. Урман дуслары табигатьне саклау һәрбер кешенең төп бурычы булуын аңлаттылар.
-
Алтын көз бәйрәме 29.10.2015

Мәктәбебездә Көз бәйрәмнәре
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү 29.10.2015

Бүген мәктәптә түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Очрашуда Арча муниципаль районы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркәтибе Завялова Л.Н., ОСПСиД психологы Шаесламова М.Ф., гинеколог катнашты. Белгечләр балаларны кирәкле һәм файдалы мәгълүматлар белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр, үзләренең киңәшләрен җиткерделәр.
-
Көзге бизәкләр 29.10.2015

Бүген мәктәбебездә башлангыч класс укучыларының "Көзге бизәкләр" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Чара кысаларында укучылар көзне язган рәссамнарның иҗатын күреп сокландылар, табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттеләр, көзге байлык турында кроссвордлар чиштеләр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм матур җырлар, шигырьләр, күңелле биюләр белән үрелеп барды.
-
Җәмгыять белеменнән ачык дәрес 29.10.2015

28 октябрь көнне татар теле һәм тарих атналыгы кысаларында 6 класста "Икътисад" темасы буенча ачык дәрес булды. Вильданов Рәҗәп Гыйлманович укучыларны бүгенге заман шартларына яраклашучы, актив, мөстәкыйль балалар итеп тәрбияләүне күздә тотып ,төрле алымнар кулланып, дәресне файдалы һәм кызыклы итеп үткәрде.
-
"Чишмә" операциясе 29.10.2015

Чишмәләрне чистарту-изге эш!
















