Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Әниемә бүләк. 28.11.2015

Әниләргә иң зур бүләк баласының үз куллары белән ясаганыдыр, мөгаен. Бүген башлангыч класс укучыларының һәркайсы күтәренке кәеф белән әнисен котларга ашыкты.Котлауларга без, укытучылар да кушылабыз.
-
Өч теләк 27.11.2015

27 ноябрь көнне 3 класс укучылары "Өч теләк" дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр. Спектакльдә бүгенге көн проблемасы - кешеләр һәм җәнлекләр арасындагы мөнәсәбәт чагылдырылды, комсызлык фаш ителде.
-
Аналар көне белән 27.11.2015

Шекә башлангыч мәктәбендә аналар көне үткәрелде.Бәйрәм күңелле үтте.
Әнкәсен, бик теләсә дә
Сайлап ала алмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул- фәкать Ходай эше!
-
Йомры, йомшак сары йомгак... 26.11.2015

Башлангычлар атналыгы кысаларында 26 ноябрь көнне 2 класс укучылары технологиядән ачык дәрес күрсәтте.
-
КЭС-БАСКЕТС (кызлар) 25.11.2015

25 ноябрь көнне район күләмендә үткәрелгән баскетбол ярышында безнең мәктәп кызлары командасы унышлы катнашты.
-
1 класста ачык тәрбия сәгате 25.11.2015

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында 1 класста ачык тәрбия сәгате үтте. Зайнагова Л.Р. укучыларын дус яшәү серләренә өйрәтте. Укучылар уен формасында дуслык турында кагыйдәләр төзеделәр, үзләренең дуслары белән таныштырдылар, матур җыр тәкъдим иттеләр, Чукмар белән Тукмар турында мультфильм карап үз фикерләрен җиткерделәр.
-
"Карлыгач" балалар оешмасына кабул итү тантанасы. 25.11.2015

Мәктәпнең "Карлыгач" балалар оешмасында бүген зур бәйрәм. 2 класста укучы 9 укучының түшләренә кояшка,яктылыкка омтылучы, эшчән, тырыш туган ягыбызга яз алып килүче карлыгач төшерелгән значоклар тактык. Алар укытучылар, тәрбиячеләр, өлкән "Карлыгачлар", Варислар каршында, яхшы "Карлыгач" булырга һәм "Карлыгачларның" кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирделәр. Без "Дуслык" исемендәге дружина берлеге2 класс укучыларын бәйрәмнәре белән котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
1 класста ачык дәрес 24.11.2015

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында 1 сыйныфларда математикадан ачык дәрес үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары математикадан өйрәнгән белемнәрен күрсәттеләр,6 саны һәм цифры белән таныштылар,язарга өйрәнделәр. Киләчәктә аларга уңышлар юлдаш булсын!
-
Педагогик киңәшмә 24.11.2015

Бүген мәктәпнең барлык педагоглары катнашында педагогик киңәшмә узды. Эшлекле киңәшмәдә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатхрахманова Л.Ш. мәктәпнең 1 чирек нәтиҗәләренә анализ ясады. 5 класс укучыларының адаптациясе хакында сөйләшү, шулай ук БДИ һәм ОГЭ ны уңышлы тапшыру юллары хакында фикер алышу үткәрелде, хезмәтне саклау буенча чыгыш тыңланды.
-
11класста ата-аналар җыелышы 23.11.2015

Шимбә көнне мәктәптә11 классның әти-әниләре җыелышы узды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатхрахманова Л.Ш. әти-әниләрне быелгы уку елында БДИ тапшырудагы яңалыклар , үзгәрешләр белән таныштырды. Имтиханнарны уңышлы тапшыруда ата-аналарның да роле зур булуын искәртте.
















