Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Экологиядән олимпиада нәтиҗәләре
18.11.2015
Экология фәне буенча нәтиҗәләр билгеле булды. Мәктәбебезнең 9 класс укучысы Каримов К. -2 урынны яулады, ә 10 класс укучысы Сагдуллин А. призер булды. Укучыларыбызны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
"әкиятләр илендә күңелле стартлар" 18.11.2015

"Карлыгачлар" атналыгының өченче көне "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" дип аталды.2 сыйныф укучылары белән әкиятләр аша күңелле стартлар уздырдык. Уеныбыз ярыш формасында үткәрелде.
-
Һөнәрленең кулы алтын 18.11.2015

“Хезмәте барның, хөрмәте бар” дип халык юкка гына әйтмәгән. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә. Барлык һөнәр ияләре арасында кешеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте аерым урын алып тора. Алар югары культурага ия, кешеләргә йомшак мөгамәләле, ягымлы булуны сораучы һөнәрләр. Бүген Шушмабаш урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары төрле һөнәр ияләре белән очрашу максатыннан авылыбызда эшләп килүче кибетләрдә, даруханәдә, тәм-томнар пешерү цехында, элемтә бүлегендә булдылар.
-
"Карлыгачлар" атналыгы 17.11.2015

16-21 ноябрь башлангыч классларда "Карлыгачлар" атналыгы башланды. Дүшәмбе 16 ноябрьдә мәктәбебезнең 2 класс укучылары өчен "Карлыгачлар" атналыгы башланып китте. Бу көнне группа вожатыйлары "Әйдәгез дуслашыйк" кичәсе үткәрделәр. Укучылар "Карлыгач" балалар оешмасы турында тулы мәгълүмат алдылар. Үзләренең вожатыйлары белән таныштылар, дуслаштылар, төрле уеннарда катнашып, дуслык турында әкиятләр, мәкальләр тыңлап кичәне дуслык темасына рәсемнәр ясап тәмамладылар.
-
"Тапкырларга табышмак" кичәсе 17.11.2015

Сишәмбе 17 ноябрь "Карлыгачлар" атналыгының икенче көне. Бүген без 2 класс укучылары белән"Тапкырларга табышмак" кичәсе үткәрдек. Биредә укучылар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Табигать күренешләре, тормыш-көнкүреш, кешеләр, хайваннар темасына бирелгән табышмакларга бик тырышып җавап эзләделәр. Классның " Иң тапкыр" укучысы Тазетдинова Зәлия булды. Кичә ахырында татлы күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.
- Олимпиадалар башланды. КОТЛЫЙБЫЗ! Геологиядән 10 класс укучысы Сагдуллин Айзат II урынны алды. 14.11.2015
-
Түгәрәк өстәл артында 12.11.2015

Бүген мәктәбебездә Хәсәншәех, Апаз, Ашытбаш, Носы мәктәпләре математика укытучыларының түгәрәк өстәл артында фикер алышулары булып узды. Укытучылар балаларны Федераль дәүләт стандартлары нигезендә укыту буенча үзара тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Мөмкилекләре чикләнгән кешеләр 12.11.2015

Мөмкилекләре чикләнгән кешеләр, балалар бигрәк тә, үзләренең аерым бер дөньясында гына яшәргә тиеш түгел. Алар да сау-сәламәт булганнар белән бертигез шартларда белем алырга, эшләргә, яшәргә хокуклы икәнен мәктәбебездә һәрбер кеше аңлый. Бүгенге көндә безнең укытучылар коррекцион педагогика нигезләренә таянып һәм кулланып Шекә авылында яшәүче Әхмәтҗанов Рәсимгә белем бирәләр. Әйтергә кирәк Рәсим сәнгать дәресләрен бик теләп һәм яратып үзләштерә.
-
Ата-аналар җыелышы 11.11.2015

10 ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булды.Җыелышта 1 чирек нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды, ОГЭ һәм Бердәм дәүләт имтиханнарындагы агымдагы елдагы үзгәрешләр хакында сөйләнде. 9 класс ата-аналарына имтиханнар бирү тәртибе аңлатылды, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатхрахманова Л.Ш. эчтәлекле, аңлаешлы презентация нигезендә имтиханнар турында тулы информация бирде. Шулай ук фән укытучылары пробный имтихан нәтиҗәләре белән әти-әниләрне таныштырды, балаларга әти-әниләрнең ярдәме дә кирәклеге хакында искәртте.
-
Могҗизалы иҗат дөньясы 10.11.2015

"Могҗизалы иҗат почмагы" нда яңа дебют - 8 класс укучысы Гараева И. иҗат эшләре дөнья күрде. Укучылар бик кызыксынып яшь рәссамның рәсемнәре белән танышалар, охшаган эшләргә үз тавышларын бирәләр. Укучының шәхси күргәзмәсе белән танышу атна буе дәвам итәчәк.
















