Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ - 2017 - конкурсанты Чулпан Миннуловнаны КОТЛЫЙБЫЗ!!! 20.03.2017

Хөрмәтле коллегабыз Чулпан Миннуловнаны искитмәле ЗУР җиңүе белән чын күңелебездән кайнар КОТЛЫЙБЫЗ. Бөтенроссия ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ - 2017 конкурсының региональ этабында коллегабыз үзен чын профессинал, иҗади эшләүче, эзләнүчән, талантлы шәхес булуын күрсәтте.Таләпчән, мәртәбәле жюри алдында конкурсның һәр биремен үзенчәлекле әзерләп, бик матур чыгышлар ясады. Укытучының һәрьяклы үсешен өйрәнү һәм сынау өчен бирелгән биремнәрне методик яктан иҗади төрләндереп, замана сулышы өреп, үз практикасына нигезләнеп республикабыздагы коллегалары белән уртаклашты. Һәм мәктәбебезгә, районыбызга үз хезмәтенең лаеклы,күркәм нәтиҗәсе белән куанып кайтты.Бүгенге көндә коллегабыз конкурсантлар арасында бик матур баллар җыеп "Иң яхшы эссе номинациясе" иясе. Без коллегабыз белән горурланып аңа сәламәтлек, тормыш иминлеге, яңадан - яңа уңышлар телибез.
-
Кубок безнең кулда
20.03.2017
17 март көнне Разил Вәлиевның тормыш һәм иҗат юлына багышланган Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең гала концертында 3 класс укучысы Хәлиуллин Ислам нәфис сүз номинациясендә I урынга лаек булды. 4 класс укучысы Кәримов Таһир Гран-при иясе булды һәм мәктәбебезгә әлеге бәйгенең кубогын алып кайтты. Афәрин!
-
Поздравляем! 18.03.2017
Валиева Фирюза работает в МБОУ «Шушмабашская СОШ» с 1990года . За время работы она зарекомендовала себя очень ответственным и надежным работником, способным выполнять порученные задания в установленные сроки. Многие годы работала старшим поваром в Шушмабашской школе. В силу занимаемой должности, ей часто приходилось часто заниматься и физическими нагрузками, с коими она справлялась хорошо. Из-за проблем со здоровьем она оставила эту должность и по сей день работает помощником повара. Коллеги подчеркивают, что Валиева Ф. З. так же хороший собеседник, при общении очень открыта и дружелюбна. Одно из главных качеств Валиевой Фирюзы - трудолюбие. При необходимости она готова работать во внерабочее время. Всячески старается принести пользу организации. Доброжелательная и коммуникабельная, добропорядочная. Валиева Фирюза пользуется уважением и большой симпатией в коллективе. Многие отмечают ее отзывчивость и открытость к людям. Любит и соблюдает чистоту и порядок. -
Ата - аналар җыелышы - III чирек йомгаклары 17.03.2017

5 класста III чирек йомгаклары белән таныштыру, каникулга киткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып куллар куйдыртып укучыларны имин каникулларга озатуга багышланган ата - аналар җыелышы булды. Җыелышның көн тәртибендә классның мәктәп тормышындагы чараларда активлыгы, укучыларның тәртипләре, үзләрен дөрес тоту мәсьәләләре, дәрескә әзерлекләрнең торышы, аерым фәннәрдән белем алуга адаптацияләре турында сөйләнде. Җыелышта 5 класс укучыларын укыткан - укытучылар да катнашты: Гөлназ Ильясовна (рус теле), Эльвира Альбертовна (татар теле һәм әдәбияты), Рамил Шәрифуллович (математика). Класс җитәкчесе Рузиля Рафиковна әти- әниләрнең мәктәп тормышы белән кызыксынып, балаларны тәрбияләүне ныклы элемтәләрдә торып дәвам итү кирәклеген тәкъдим итте.
-
Ата-аналар җыелышы
16.03.2017
Бүген 7 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышта балаларның укулары,якынча чирек билгеләре белән таныштыру булды.Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды һәм куллар куйдырылды
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 16.03.2017

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесендә мәктәбебездән 6 укучы уңышлы чыгыш ясап кайтты. 17 март көнне Кәримов Таһир һәм Хәлиуллин Ислам Халыкара Дуслык Йортында гала-концертта катнашачак. Афәрин!
-
Кулга-кул тотынып... 16.03.2017

Бүген башлангыч класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. "Укучыларның уку эшчәнлегендә әти-әниләрнең роле" дигән темага доклад тыңланды. Язгы каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, әти-әниләрнең кулларына памяткалар тапшырылды. Җыелыш классларда дәвам итте.
-
Поздравляем! 14.03.2017

Поздравляем наших ребят с победой (2 место) по борьбе. Молодцы!
-
Сугыш җырларын беләбез 13.03.2017

Бүген башлангыч класс укучылары арасында хәрби-патриотик җырларны башкару осталыгына бәйге узды. Жюри тарафыннан җырның сүзләрен белүгә, сәхнәдә үзеңне тотуга игътибар ителде. Бәйгедә 2 класс укучылары җиңү яулады. Афәрин!
-
1 сыйныфта тикшерү-эзләнү эше 10.03.2017

1 сыйныф укучылары авылыбыз шифаханәсенә балалар табибәсе Сәйфетдинова Г.Ә. белән очрашуга барды. Алар күптәннән "Укучы сумкасы" проекты өстендә эшли. Очрашуда алар гәүдә торышы бозылуына кагылышлы сорауларга җавап таптылар. Белгеч фикерен тыңлау барысына да ошады.
















