Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Г.Тукайның туган көненә әзерләнәбез. 19.04.2017

Су анасы, су анасы
Су астында ниләр бар.Кил бире чык, кил бире чык,Безнең белән уйнарга. -
Кисеп - ябыштыру эшчәнлеге 18.04.2017
Тема: Күбәләк.Максат: образлы күзаллау сәләтләрен үстерү; төрле фигуралар кулланып күбәләкне бизэү күнекмәсен камилләштерү; аерым детальләрдән тулы бер композиция төзергә өйрәтү; эшнең нәтиҗәсен күрә, дөрес бәя бирә белү күнекмәсен ныгыту.
-
Рәсем эшчәнлеге (мәк. әз. төркеме) 17.04.2017

Тема: Г.Тукай иҗаты буйлап
Максат: рәсемдә таныш әкият геройларын чагылдыра белергә өйрәтү эшен дәвам итү; төрле буяу чаралары кулланып, чиста-пөхтә эш итә алуларына ирешү
-
Физкультура ( участокта) 14.04.2017

Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре бездә кунакта. 13.04.2017

Тема: Юл билгеләре белән таныштыру
Максат: Юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру,
транспорт йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен булган юл билгеләрен аерырга өйрәтү.Төрле юл-транспорт ситуацияләрендә логик фикерләү һәм дөрес карар кабул итү сәләтен үстерү, транспортта үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү.
-
Бүген бездә курчак театры. 12.04.2017

Бүген безгә башлангыч мәктәп укучылары Рабит Батулланың " Салават күпере" курчак театрын күрсәттеләр. Курчак театры балаларга бик ошады.
-
Рәсем эшчәнлеге ( 2кеч.төркеме) 11.04.2017

Тема: Сәйләннәр.
Максат: Бармак белән рәсем ясау күнекмәләрен ныгыту. Сәйләннәр белән таныштыру.Төсләр турындагы белемнәрен ныгыту, рәсем ясауга кызыксыну формалаштыру.Чиста,пөхтә ясарга өйрәтүне дәвам итү. -
Кисеп - ябыштыру эшчәнлеге( мәк.әз.төр) 10.04.2017

Тема: Поезд
Максат: турыпочмаклыктан төп өлешне поездга хас билгеләргә туры китереп кисеп алу; аерым өлешләрен төп өлешкә карап дөрес пропорциядә кисү, дөрес урнаштыру күнекмәсе бирү; уйлау,образлы күзаллау сәләтләрен үстерү.
-
Танып - белү ( ФЭМП) эшчәнлеге 07.04.2017

Максат: үзлекләреннән кушу, алуга арифметик мәсъәләләр төзергә, чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү; шакмаклы дәфтәр битендә дөрес ориентлашу күнекмәсен камилләштерү;20гә кадәр тәртип буенча, кирегә санау күнекмәләрен ныгыту; логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен яхшырту.
-
Сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге 06.04.2017

Тема: О,о хәрефе һәм аның хәрефләр кассасындагы урыны
О,о хәрефе үзенчәлекләрен(баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.
Схемалар буенча мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен булдыру.
Җитезлек, зирәклек сыйфатлары үсеше өчен җирлек тудыру.







