Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Хәрәкәтле уен аша зурлыкны өйрәнәбез.(2 нче кечкенәләр төркеме) 16.10.2017

Балалар белән хәрәкәтле уен аша математика эшчәлегендә алган белемнәрне ныгытабыз.
-
Рәсем эшчәнлеге. 13.10.2017

Тема :"Миләш ботагы"
Максат : балаларны бармак башлары белән рәсем ясарга,бармаклар белән буяуны алырга,ахыргы нәтиҗәгә сөенергә өйрәтү; төп төсләр буенча белгәннәрне ныгыту; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру ;көнкүреш күнекмәләрен үстерү. -
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге.(зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме) 11.10.2017

Тема: Кулъяулык бизәү.
Максат:Квадратта бизәк төзергә өйрәтү.Кәгазьне гармошка итеп бөкләп бер үк төрле предметны берничәне кисәргә өйрәтү,бизәү элементларын квадрат формага (уртага,почмакларга)урнаштыра белү күнекмәсе бирү,композиция төзергә өйрәтү,чиста.пөхтә эш итүләренә ирешү. -
Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә. 09.10.2017

Максат:
1.Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык,куаныч китерүен төшендерү,бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү.2.Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3.Игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте ,икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.
-
Бездә бүген өлкәннәр көне. 06.10.2017

Әби-бабайларыбызны бәйрәмнәре белән чын күңелебездән котлыйбыз.Аларга саулык -сәламәтлек,озын гомер ,гаиләләрендә тынычлык телибез.
-
5 октябрь- Укытучылар көне ! 05.10.2017

Шул форсаттан файдаланып, кадерле укытучыларыбызны авыр һәм мактаулы хезмәтләре белән тәбрик итәбез! Аларга, ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы һәм хәерле озын гомер телибез.
Халык күңелендә Сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме
Әгәр аны алдыгызга куйсак
Булыр иде таулар кадәрле…
Кояшны да бүләк итәр идек
Кояш биек, ә без кечкенә
Чәчәктән дә матур, назлы бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә
-
Көзге табигатькә экскурсиягә чыктык. 03.10.2017

Җиргә яфрак коелган
Сап-сары келәм булган
Яфракларны без җыярбыз
Букет ясап куярбыз -
1 октябрь-Өлкәннәр көне. 01.10.2017

Кадерле әби-бабаларыбыз!
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
"Ат көне"уздырылды. 30.09.2017

30 сентябрьдә Яңа Кырлайда "Ат көне" үткәрелде.Арча районы атлары бизәлеп мәйдан әйләнүдә ,җигелеп йөк ташуда осталыкларын күрсәттеләр.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге.(мәктәпкә хәзерлек төркеме һәм зурлар төркеме) 29.09.2017

Тема: Көзге келәм.
Максат :Кул чукларын төсле кәгазьгә төшерергә өйрәтү,контур буенча тигез итеп кисү алымын камилләштерү."Төрле төстә"ге яфраклардан келәм ясау.Коллектив белән килешеп ,уртак фикергә килеп эш итә белергә өйрәтү.Көзге төсләр гүзәллеген күреп соклану хисен тәрбияләү.







