Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Рәсем эшчәнлеге(зурлар һәм мәкт.әз.төрк.) 03.03.2023

Тема : "Әниемә Городец тактачыгы"
Максат : Агач тактага ,формасына туры китереп ,городец бизәге төшерергә өйрәтү.Балаларның композиция ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү һәм бизәкләрнең таныш элементларын мөстәкыйль куллануларына ирешү.Якыннарының күңелләрен күрү теләге уяту ,аларга игътибар тәрбияләү.
-
Әниләргә бүләк ясадык 02.03.2023

8 Март -Әниләр бәйрәме якынлашу уңаеннан ,без кадерле әниләребезгә бүләк әзерләдек.
-
Язның беренче көне белән! 01.03.2023

Бүген 1 март - язның беренче көне. Ниһаять, карлы-буранлы, салкын кыш та артта калып бара. Ә яз ул - табигатьнең яңарыш кичергән мәле. Борынгылар кырыс кыш, аның бураннары һәм салкыннары белән бергә бәхетсезлекләр, авырулар да китә, алмашка шатлык, уңышлар һәм бәрәкәт килә дип юраганнар. Алда - кояшлы матур көннәр, яшеллек, күтәренке кәеф. Яз фасылына аяк басу белән котлыйбыз.
-
Режим моментларында . 01.03.2023

Тема: Режим моментларында транспрот төрләре белән танышуны дәвам итү.
Максат:- балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, аларның җәмәгать транспорты , йөк машиналары,җиңел,махсус машиналар турындагы белемнәрен тулыландыру;
- транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтү;
- балаларда игътибарлылык, ишетү, күреп истә калдыру сәләтләрен, кул чукларының үсешен камилләштерү. -
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 28.02.2023

Саф һавада булу балаларны сәламәтләндерү формаларының берсе булып тора. Саф һавада булу, бала организмының тышкы тирәлекнең начар йогынтысына һәм авыруларга каршы тора алуына булышлык итә.
Балалар бакчасының көн тәртибендә һәркөнне саф һавада булу каралган. Урамда йөргәндә балалар уйныйлар, күп хәрәкәтләнәләр, җитез, чая, өлгер булалар.Саф һавада йөрү баланың физик, аң үсешенә зур йогынты ясый.
-
Әвәләү эшчәнлеге.(кечкенәләр төрк.) 27.02.2023

Тема : Самолёт әвәләү.
Максат : балаларны самолёт белән таныштыру,әвәләргә өйрәтү.Уч төбендә параллель таякчыклар әвәләү күнекмәләрен ныгыту.Таякчыклардан предмет төзү.Чиста ,пөхтә әвәләргә өйрәтү.
-
"Ягез әле,малайлар!" кичәсе үткәрдек. 22.02.2023

Без бүген бакчабызда "Ягез әле,малайлар !" кичәсе үткәрдек. Кичә төрле ярышлар ,уеннар ,җырлар белән чиратлаштырылып алып барылды.Бөйрәмебез бик күңелле узды,бәйрәм ахырында малайларыбызны бәйрәм белән котладык.Аларга сәламәтлек,акыллы малайлар булып үсүләрен теләдек.
-
Әтиләребезгә бүләк ясадык. 22.02.2023

Кадерле әтиләребезне бәйрәмнәре белән котлап,буләкләр ясадык.Аларга саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр,гаилә бәхете,озын гомер,эшләрендә уңышлар телибез.
-
21 февраль-Халыкара туган тел көне 21.02.2023

Максат: Туган тел көне белән таныштыру.
Бурычлар:
1) ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган теленә, иленә ихтирам итү хисе тәрбияләү,
2) Татарстан Республикасы буенча белемнәрне тикшерү,
3) татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Туган телебезне саклау - бүген һәммәбез алдында торган иң зур бурычларның берсе. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, сөйләшергә тиешбез. “Бүген минем туган телем үлә икән, мин үләргә әзер иртәгә”, - дигән шагыйрь Рәсүл Гамзатов. Татар теле ул – безнең киләчәге без. Ул яшәсә, татар дигән милләт тә яшәр!
-
Рәсем (зурлар һәм мәкт.әзерлек) 20.02.2023

Тема : Танк ясау.
Максат : Балаларның армия турындагы күзаллауларын үстерү,төрле хәрби һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итү, мөстәкыйль рәвештә танк ясарга өйрәнү,карандашны йомшак кына басып,рәсемне өстән-өстән генә сызгалап чыгу күнекмәсен ныгыту. Россия армиясенә ,Ватанны саклаучы хәрбиләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.







