Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 14 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
21 февраль-Халыкара туган тел көне 21.02.2023
Максат: Туган тел көне белән таныштыру.
Бурычлар:
1) ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган теленә, иленә ихтирам итү хисе тәрбияләү,
2) Татарстан Республикасы буенча белемнәрне тикшерү,
3) татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Туган телебезне саклау - бүген һәммәбез алдында торган иң зур бурычларның берсе. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, сөйләшергә тиешбез. “Бүген минем туган телем үлә икән, мин үләргә әзер иртәгә”, - дигән шагыйрь Рәсүл Гамзатов. Татар теле ул – безнең киләчәге без. Ул яшәсә, татар дигән милләт тә яшәр!
-
Рәсем (зурлар һәм мәкт.әзерлек) 20.02.2023
Тема : Танк ясау.
Максат : Балаларның армия турындагы күзаллауларын үстерү,төрле хәрби һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итү, мөстәкыйль рәвештә танк ясарга өйрәнү,карандашны йомшак кына басып,рәсемне өстән-өстән генә сызгалап чыгу күнекмәсен ныгыту. Россия армиясенә ,Ватанны саклаучы хәрбиләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.
-
Күңелле стартлар. 17.02.2023
Һәр кешенең иң зур байлыгы-сәламәтлек. Күңелле стартлар – балаларны хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. Шул уңайдан, без бүген Шекә башлангыч мәктәбе укучыларының «Күңелле стартлар» уенын карадык.
-
Минем хыялымдагы һөнәр. 16.02.2023
Хезмәт тәрбиясе- мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхесен һәрьяклап үстерүнең мөһим чарасы.Хезмәтнең төп максаты -аның баланың шәхесенә тәрбия йогынтысында.Моннан тыш ,хезмәт -кешеләрнең бер-берсе турында кайгыртуын күрсәтү.Балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк төрле һөнәри хезмәт белән таныштыра башларга кирәк.Балаларны өлкәннәр авырлыгы белән таныштырып,без аларны теге яки бу һөнәргә юнәлтәбез,аның әһәмиятен һәм кирәклеген күрсәтәбез.
Шул уңайдан безнең балалар бакчасында китапханәче Локманова Голшат апайлары "Минем хыялымдагы һөнәр"дип исемләнгән чара уздырды.Чарада китапханәче кызыклы уеннар,әңгәмә оештырып, балаларны һөнәрләр иленә алып керде.Әти-әниләре турында белемнәрен барлап,һөнәрләр турында викторина сорауларына җаваплар эзләделәр."Күрсәт эле үскәнем", "Нәрсә артык", "Барлык һөнәрләр дә мөһим,барлык һөнәрләр дә кирәк", Һөнәр исемнәрен атагыз" дигән уеннарны яратып уйнадылар.Балалар вакытны файдалы уздырдылар һәм бик күп яңа кызыклы нәрсәләр белделәр.
-
15 февраль-Әфганчылар көне. 15.02.2023
15 февраль-Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. 1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды.Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды.Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып,купме аналар күз яшьләре түктеләр.
Без бүген туган авылыбызның әфганчысы Мәгъсүмов Нияз Нуриҗан улы белән очраштык. Ул балаларга яшь гомерен куркыныч астына куеп,ут эченә кергәннәрен,нинди батырлыклар эшләвен сөйләде.Без аңа матур җырлар,шигырьләр ,матур биюләр бүләк иттек..Аңа алдагы тормышында саулык-сәламәтлек,бәхетле тыныч тормыш,озын гомер,гаилә иминлеге теләдек.
-
"Солдатка хат" акциясенә кушылдык. 14.02.2023
"Солдатка хат" акциясенә безнең балалар бакчасы да кушылды. Балалар ,илебез чикләрендә тынычлык саклаучы ир-егетләребезне котлап, матур рәсемнәр,открыткалар ясадылар.Аларның тизрәк зур җиңүләр яулап ,өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп,хатлар яздык.
-
Рәсем (кечкенәләр төркеме) 13.02.2023
Балаларны "Чуар тавык" әкияте белән таныштыру. Рәсемнәрен карау. Тавык салган алтын йомырканы рәсемдә чагылдыру. Кырыйга чыгармыйча матур итеп буяуларына ирешү.Төсләр турында белемнәрен ныгыту.
-
Суган утырттык 10.02.2023
Максат: Балаларда суган үстерү теләге тудыру, аларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү,суган үстерү турында белемнәрен тулыландыру. Яшелчәләр турында табышмаклар,шигырьләр,җырлар өйрәтү,әкиятләр уку.
-
Лепка (под.гр.,стар.гр.) 09.02.2023
Тема :"По щучьему велению"
Цель:Продолжать учить детей лепить небольшую скульптурную группу по мотивам сказки ,передавая пропорциональные отношения между персонажами.Закреплять умения передавать фигуры в движении,располагать фигуры на подставке.Продолжать развивать умение оценивать работы ,самостоятельность.
-
Иртәнге гимнастика 08.02.2023
Гимнастика ясау сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул сәламәтлекне генә ныгытып калмый, ә кәефне дә күтәрә, тәртипкә дә өйрәтә. Шулай ук көндәлек гимнастика физик һәм фикерләү сәләтен үстерә, активрак булырга ярдәм итә. Балалар бакчасында иртәнге гимнастика һәрдаим үткәрелә. Балалар күнегүләрне бик теләп башкаралар.