Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 14 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Бездә бүген Әниләр бәйрәме. 07.03.2023
Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана
Кояш шуңа көлеп бүген
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар
Котлыйбыз сезне әниләр
Көләч йөзле әбиләр
Эшкә уңган апалар
8 нче март белән!
-
Сөйләм теле эшчәнлеге. 06.03.2023
Тема : Туган якка яз килде.
Максат: Ел фасылларын искә төшерү,әңгәмә үткәрү.Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү һәм яз килүгә сөенү хисләре тәрбияләү.Н.Мадьяровның "Көләч яз " шигырен уку, эчтәлеге буенча фикер алышу.
-
Рәсем эшчәнлеге(зурлар һәм мәкт.әз.төрк.) 03.03.2023
Тема : "Әниемә Городец тактачыгы"
Максат : Агач тактага ,формасына туры китереп ,городец бизәге төшерергә өйрәтү.Балаларның композиция ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү һәм бизәкләрнең таныш элементларын мөстәкыйль куллануларына ирешү.Якыннарының күңелләрен күрү теләге уяту ,аларга игътибар тәрбияләү.
-
Әниләргә бүләк ясадык 02.03.2023
8 Март -Әниләр бәйрәме якынлашу уңаеннан ,без кадерле әниләребезгә бүләк әзерләдек.
-
Язның беренче көне белән! 01.03.2023
Бүген 1 март - язның беренче көне. Ниһаять, карлы-буранлы, салкын кыш та артта калып бара. Ә яз ул - табигатьнең яңарыш кичергән мәле. Борынгылар кырыс кыш, аның бураннары һәм салкыннары белән бергә бәхетсезлекләр, авырулар да китә, алмашка шатлык, уңышлар һәм бәрәкәт килә дип юраганнар. Алда - кояшлы матур көннәр, яшеллек, күтәренке кәеф. Яз фасылына аяк басу белән котлыйбыз.
-
Режим моментларында . 01.03.2023
Тема: Режим моментларында транспрот төрләре белән танышуны дәвам итү.
Максат:- балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, аларның җәмәгать транспорты , йөк машиналары,җиңел,махсус машиналар турындагы белемнәрен тулыландыру;
- транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтү;
- балаларда игътибарлылык, ишетү, күреп истә калдыру сәләтләрен, кул чукларының үсешен камилләштерү. -
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 28.02.2023
Саф һавада булу балаларны сәламәтләндерү формаларының берсе булып тора. Саф һавада булу, бала организмының тышкы тирәлекнең начар йогынтысына һәм авыруларга каршы тора алуына булышлык итә.
Балалар бакчасының көн тәртибендә һәркөнне саф һавада булу каралган. Урамда йөргәндә балалар уйныйлар, күп хәрәкәтләнәләр, җитез, чая, өлгер булалар.Саф һавада йөрү баланың физик, аң үсешенә зур йогынты ясый.
-
Әвәләү эшчәнлеге.(кечкенәләр төрк.) 27.02.2023
Тема : Самолёт әвәләү.
Максат : балаларны самолёт белән таныштыру,әвәләргә өйрәтү.Уч төбендә параллель таякчыклар әвәләү күнекмәләрен ныгыту.Таякчыклардан предмет төзү.Чиста ,пөхтә әвәләргә өйрәтү.
-
"Ягез әле,малайлар!" кичәсе үткәрдек. 22.02.2023
Без бүген бакчабызда "Ягез әле,малайлар !" кичәсе үткәрдек. Кичә төрле ярышлар ,уеннар ,җырлар белән чиратлаштырылып алып барылды.Бөйрәмебез бик күңелле узды,бәйрәм ахырында малайларыбызны бәйрәм белән котладык.Аларга сәламәтлек,акыллы малайлар булып үсүләрен теләдек.
-
Әтиләребезгә бүләк ясадык. 22.02.2023
Кадерле әтиләребезне бәйрәмнәре белән котлап,буләкләр ясадык.Аларга саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр,гаилә бәхете,озын гомер,эшләрендә уңышлар телибез.