Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Конкурста катнаштык. 20.03.2023

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган Туган телдә укыту һәм тәрбияләү буенча методик эшләнмәләр республика конкурсында катнашып ,тәрбияче Шакурова Мәүлидә Мәүлет кызы II урынны яулады.
-
Познание (Ознакомление с окруж.миром) (стар.,подгот.гр.) 17.03.2023

Тема :Путешествие в прошлое книги.
Программное содержание: Познакомить детей с историей создания и изготовления книги;показать, как книга преобразовывалась под влиянием творчества человека ;вызвать интерес к творческой деятельности человека ;воспитывать бережное отношение к книгам.
-
Танып-белү эшчәнлегендә. 16.03.2023

Танып -белү эшчәнлегендә алган белемнәрне ,эш дәфтәрләрендә мөстәкыйль эшләп ныгытабыз.
-
Рәсем (зурлар һәм мәктәпкә әзер.төрк.) 15.03.2023

Тема : Вазада чәчәкләр.
Максат :Натурадан чәчәкләр ясарга өйрәтү.Рәсемдә урнашу үзенчәлекләрен күрсәтү.Тиешле төсмерләр табу өчен төсләрне кушу күнекмәләрен ныгыту. Төрле калынлыктагы пумалаларны кулланып буяуларына ирешү.Балаларны композиция ясау күнекмәләрен үстерү..
-
Экскурсиядә фикер алыштык. 14.03.2023

-Табигатьтә нинди ел фасылы?
-Бүген нинди һава торышы ?
-Күк йөзе нинди?
-Күктә нинди болытлар йөзә?
-Җыелып торган кар сулары ничек дип атала ?(Күлләвек)
-Аккан суларны ничек дип атыйлар?(Гөрләвек)
-Агачларда нинди үзгәрешләр күрәсез?
-Нинди күчмә кошлар беләсез?
-
Кисеп-ябыштыру (зур.,мәк.әз.төрк.) 13.03.2023

Тема : Үзең теләгән картинаны кисеп ябыштыр.
Максат :катлаулы булмаган сюжет уйлап табу ,кисү алымнарын камилләштерү өстендә эш;әзер эшләргә бәя куярга өйрәтү,иҗадилылыкларын үстерү.
-
Әйләнә - тирә белән таныштыру.(кечк.төрк.) 10.03.2023

Тема : Суган үстерү серләре.
Максат : Кечкенәләр белән үстергән суганнарны күзәтү.Табышмаклар белән таныштыру:
Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч,үзен ашыйлар.
Суган үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү:ул нинди формада ,катымы,йомшакмы; нинди төстә;суганның файдасы нинди;Нинди ризыклар пешергәндә кулланып була?
Суган үстерү турында белемнәрен тулыландыру,сөйләм телен үстерү.
-
"Неопалимая купина" бәйгесендә катнашабыз. 09.03.2023

-
Бездә бүген Әниләр бәйрәме. 07.03.2023

Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана
Кояш шуңа көлеп бүген
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар
Котлыйбыз сезне әниләр
Көләч йөзле әбиләр
Эшкә уңган апалар
8 нче март белән!
-
Сөйләм теле эшчәнлеге. 06.03.2023

Тема : Туган якка яз килде.
Максат: Ел фасылларын искә төшерү,әңгәмә үткәрү.Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү һәм яз килүгә сөенү хисләре тәрбияләү.Н.Мадьяровның "Көләч яз " шигырен уку, эчтәлеге буенча фикер алышу.







