МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Сак булыгыз! Грипп! 24.01.2022

Бүген гриппка каршы торыр өчен саклану чаралары турында класс сәгатьләрендә аңлатылды.Күбрәк витаминнар эчәргә, саф һавада йөрергә,кеше күп булган урыннарда маска киеп йөрергә кирәклеге әйтелде.
-
22.01.2022
Бүген 6 нчы класс укучылары белән “ Интернет челтәрендә - куркынычсызлык” дигән темага класс сәгате уздырылды. Укучылар заманча мәгълүмати мохиттә җаваплылык, куркынычсызлык кагыйдәләре, саклану чаралары белән таныштылар. Социаль челтәрләрдә дөрес аралашырга, виртуаль дусларга тиеш булмаган сүзләр язмаска, фото- мәгълүмат куярга ярамаганын аңладылар.
-
ИНТЕРНЕТ ЧЕЛТӘРЕНДӘ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК 21.01.2022

Бүген, 21 нче январь көнне, классларда Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучылар Интернетта ничек үз компьютерынны сакларга, шәхси информацияне урнаштыру куркынычы, башка кулланучылар белән үзара мөгамәлә турында белемнәрне искә төшерделәр.
-
Тимурчылык отряды 20.01.2022

Мәктәбебездә "Тимурчылык отряды" актив эш алып бара. Бүген 7 класс укучылары үзләре шефлык иткән тыл ветераны, авылыбызның иң өлкән кешесе Хәсәншина Фатыйма апага бардылар. Өй тирәсен кардан арындырдылар. Фатыйма апа укучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
-
Файдалы тәнәфес 19.01.2022

Безнең мәктәп укучылары буш вакытларын файдалы итеп куллана беләләр.
-
ГТО нормалары 18.01.2022

Мәктәбебез укучылары кышкы спорт төре чаңгы буенча ГТО нормаларын тапшырдылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәник 17.01.2022

Бүген 5 классларда "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәник" дигән темага әңгәмә уздырылды. Максат: Юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту; уен аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү, юл йөрү кагыйдәләрен тагын да тирәнрәк өйрәнергә кызыксыну уяту.
Олы юлларда кагыйдәләрне төгәл үтик. “Ашыккан җитмәс, боерган җитәр”, ди халык. Күпме генә ашыксаң да, вакытны куып тотып булмый. Юлларда уяу, сак булыйк. Якыннарыбыз безнең өчен тыныч булсыннар. Иминлегебез үзебезнең кулларда!
Ашыгулар һәлакәткә илтә” –
Дөреслек бар моңлы җырларда.
Шул сүзләрне истән чыгармыйча
Йөрик әле олы юлларда.
-
15.01.2022

Бүген мәктәбебездә юлда йөрү кагыйдәләрен искә тошерү максатыннан класс сәгатьләре үткәрелде.
-
14.01.2022
Уку елының икенче яртысы башланып китте. Тугызынчы класс укучылары өчен бу яртыеллык бигрәк тә җаваплы - алда имтиханнар көтә. Барлыгы 4 имтихан бирергә кирәк булачак. Ныклап әзерләнергә, калган вакытны дөрес бүләргә өйрәнергә кирәк. 9 класста узган класс сәгатендә сөйләшү шул хакта булды.
-
Тимер юлларда сак булыйк 13.01.2022

Буген 2 һәм 4 нче классларда "Тимер юлларда сак булыйк" дигән темага класс сәгате үткәрелде, видеороликлар каралды. Хәрәкәт иминлеге ягыннан, тимер юл кичүләре иң куркыныч урыннарның берсе булып тора. Тимер юлларда килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләре, кагыйдә буларак, бик начар тәмамлана, шул сәбәпле аеруча игътибарлы булырга кирәк.


















