МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
"Лыжня России - 2024"
10.02.2024
Бүген Арча стадионында Гомумроссия массалы чаңгы ярышы "Лыжня России - 2024" булып узды. Безнең мәктәп укучылары ярышта катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. Мәктәәп командасы составында булган укучыларны (Сафиуллина Алидә, Гайсина Мәдиинә, Газизов Руслан, Файзрахманов Азат, Шакирова Диләрә, Ахметшин Нурислам, Гайсина Мәрьям, Колистратов Адель) ярышка әзерләүдә физкультура укытучысы Ситдиков Айрат Габдельнурович күп көч кертә. Алдагы ярышларда да аларга уңышлар телибез. Афәрин!
-
"Пушкин картасы" кысаларында Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары куйган "Яратам, бетте-китте" спектакле 08.02.2024
"Пушкин картасы" кысаларында мәктәбебезнең 7 - 9 класс укучылары Арчаның Мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары куйган "Яратам, бетте-китте" исемле бик күңелле, мәгьнәле искитәрлек спектакль карадылар. Укучылар артистларның осталыгына сокланып утырдылар, киләчәктә дә спектакльләргә йөрү теләге уянды.
-
"Гаилә учагының җылысы" 27.01.2024
2024 ел-Россиядә "Гаилә елы" уңаеннан 8 класста "Гаилә учагының җылысы" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Һәркем өчен гаилә-ныклы ышаныч һәм терәк. Чын бәхетнең тәмен татыр өчен һәркемгә дә үз гаиләсе кирәк дигән фикергә киленде. Үрнәк гаиләләрне күзәтеп нәтиҗә ясалды.
-
5 нче класста " Үрнэк гаилә нинди булырга тиеш?" дигэн темага тәрбия сәгате 27.01.2024
2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан, регионнарда, тобәклэрдә төрле чаралар уткәрелө. Үрнэк гаиләлэр, куп балалы,балалар тәрбиягә алынучы гаиләләр, Россия геройлары, махсус хэрби операциядә катнашучыларның гаиләләре - буүен иң зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.Шул унайдан, 5 нче класста " Үрнэк гаилә нинди булырга тиеш?" дигэн темага тәрбия сәгате үткәрелде. Соңыннан Россия Федерациясендә Гаилә елын ачу тантанасыннан өзеклэр курсәтелде.
-
"Туган телем сагында" акциясе кысаларында «Татар теле – туган телем» темасына багышланган квест-уен 27.01.2024
Буген башлангыч класс укучылары белән "Туган телем сагында" акциясе кысаларында «Татар теле – туган телем» темасына багышланган квест-уен уздырылды. Уенның максаты – укучыларның татар теле турындагы белемнәрен арттыру, үсеп килүче буынны үз милли мәдәнияте, милли сәнгате белән кызыксындыру, Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү аша татар телен өйрәнүне популярлаштыру. Балалар уенда Г.Тукайның, М.Җәлилнең шигырьләре буенча белемнәрен күрсәттеләр,. аларны яттан сөйләделәр, туган тел турында җырлар җырладылар, әсәрләрләрдән өзекләр укыдылар.
-
Гаилә елын ачу буенча бердәм гамәлләр көне унаеннан "Гаилә. Мәхәббәт. Бәхет." темасы астында класс сәгате 27.01.2024
2024 ел- Россиядэ елы дип игълан ителде. Бугенге класс сәгатебез гаилә елын ачу буенча бердәм гамәлләр көне унаеннан "Гаилә. Мәхәббәт. Бәхет." темасы астында утте. Арча районы башлыгы И. Г. Нуриев белэн очрашу бәхетенә ия булган мәктәбебез укытучылары Ситдиковлар гаиләсе белэн якыннанрак танышып кителде, hәр укучы"""Гаилә" , "Мәхәббәт", " Бәхет" тошенчэсенен чын мәгънәсе уен форматында ачыклады.
-
Акция "Блокадный хлеб" 27.01.2024
В рамках акции «Блокадный хлеб» в 1-9-х классах с 26 по 27 января 2024 года прошли Уроки Мужества, классные часы, внеклассные мероприятия, которые позволяют сегодняшнему поколению выразить благодарность за подвиг мирных граждан в годы Великой Отечественной войны.
В начальной школе прошли классные часы «Блокадный хлеб: символ жизни и надежды». Цель: расширить представления детей о героическом подвиге жителей Ленинграда; формировать чувство патриотизма.26 января классные руководители организовали совместно библиотекарем школы книжную выставку «Блокада Ленинграда».
Страшные слова «война, блокада» ворвались в жизнь этого прекрасного города, неся кровь, разрушения, голод, холод, длившиеся бесконечно для жителей Ленинграда. Но они выстояли!.. Об этих страшных днях, о несгибаемой силе духа и вере в жизнь, рассказывают книги, представленные на выставке. -
Класс сәгате "Гаилә бәйрәмнәре" 26.01.2024
27 январь районда гаилә елын ачу буенча бердәм гамәлләр көне билгелэп утелэ. Шушы унайдан башлангыч класс укучылары белэн укучыларда гаилә кыйммәте тошенчәсен формалаштыру; аларга әти - әни, әби- бабай хакын хаклау кирәклеген анлату; балачактан узеңне бәхетле гаилә төзергә әзерлэргә кирәклеген төшендеру максатыннан «Гаилә бәйрәмнәре» дигэн сыйныф сәгате уздырылды.
-
"Туган телем сагында" акциясе кысаларында балалар бакчасында "Нинди матур син, туган телем" исеме астында тәрбия сәгате 25.01.2024
"Туган телем сагында" акциясе кысаларында балалар бакчасында "Нинди матур син, туган телем" исеме астында тәрбия сәгате уздырылды.
-
" Туган телем иркә гөлем!" темасына КВН 25.01.2024
"Туган телем сагында" акциясе кысаларында югары класс укучылары арасында " Туган телем иркә гөлем!" темасына КВН үткәрелде. Укучылар мәкальләр, табышмаклар әйтешеп ярыштылар. Паотомимо уйнап күрсәтеп, каршы команданың зирәклеген сынадылар.