Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
21.05.2016 Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Бүген укучылар һәм укытучылар бакчага чәчәкләр утырттылар. Тиздән алар матур булып үсеп китәрләр.

-
19.05.2016 Бөтенроссия тикшерү эшләре кысаларында, бүген 4 нче сыйныф укучылары әйләнә-тирә фәнненән белемнәрен сынадылар.

-
18.05.2016 Уку елы ахырына якынлаша. Укучылар контроль эшләр, проект лар эшлиләр. 6 нчы сыйныф укучыларының проект эшләре бигрәк тә матур булган, бизәкләре дә күз явын алырлык.

-
17.05.2016 Бөтенроссия тикшерү эшләре дәвам итә. Бүген 4 нче сыйныф укучылары математикадан контроль эш эшләделәр.

-
16.05.2016 Халыкара гаилә бәйрәме уңаеннан мәктәптә әниләр белән кызыклы очрашу үтте. Әниләр “Башваткыч”та катнашып, белемнәрен сынадылар. Бәйге бик киеренке барды. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан әниләргә чәчәкләр тапшырылды. Очрашу балаларга да, әниләргә дә бик ошады.

-
15.05.2016 15 май – Халыкара гаилә көне. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. Шуңа күрә илебездә гаилә байлыкларын ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла. Җир йөзендә барлык гаиләләр дә матур, тату, тигез гомер кичерсен. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!

-
14.05.2016 Мәктәптә язгы бакча эшләре дәвам итә. Бүген бәрәңге утырттылар.

-
13.05.2016 4 нче сыйныф укучылары, Бөтенроссия тикшерү эшләре кысаларында, рус теленнән грамматик биремнәрне башкардылар.

-
12.05.2016 Бүген башлангыч сыйныф укучылары Халыкара гаилә бәйрәме уңаеннан “Минем гаиләм” темасынә рәсемнәр ясадылар, үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр. Халыкара гаилә көне — 1993 елдан 15 май көнне билгеләнгән бәйрәм.

-
11.05.2016

Уку елы ахырына якынлаша, контроль эшләр, диктантлар язу башлана. Бүген 4 нче сыйныф укучылары, Бөтенроссия тикшерү эшләре кысаларында, рус теле фәненнән грамматик биремле диктант яздылар.












