Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
25.06.2016 Бүген 9 нчы сыйныф укучылары аттестат алдылар. Тантаналы рәвештә укучыларга аттестатларны мәктәбебез директоры Л.М. Бурханова тапшырды, укучыларга алдагы тормышларында да зур уңышларга ирешүләрен теләде. 9 нчы сыйныф укучылары!!! Сезне, сынауларны уңышлы үтеп, аттестат алу көнегез белән чын куңелдән тәбрик итәбез. Сәламәт булыгыз, тормышка куйган максатыгызга ирешү өчен армый-талмый,авырлыкларга бирешми алга барыгыз!!!

-
23.06.2016 Мәктәп бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. Балалар су сибәләр, чүп утыйлар, матур-матур чәчәкләр үстерәләр. Мул уңыш алыйм дисәң, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк.

-
21.06.2016 Лагерьның бүген соңгы көне. Шул уңайдан Сабантуй булып узды. Балалар төрле ярышларда көч, җитезлек, тапкырлыкларын сынаштылар. Лагерьда ял итү аларга бик ошады. Ә алда җәйге каникуллар дәвам итә. Балаларга күңелле ял телиез!

-
18.06.2016 Бүген лагерьда КВН үткәрделәр. Сәләтле балаларыбыз төрле- төрле сорауларга җавап бирделәр,биремнәр үтәделәр.

-
17.06.2016 Бүген лагерьда күңелле стартлар булып узды. Балалар һәр биремне зур остаык белән башкардылар. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән әйтемне истә тотып, һәркайсы иң җитезе, иң өлгере булырга тырышты.

-
16.06.2016 Мәктәп бакчасында җәйге эшләр тулы көченә бара. Балалар чүп утыйлар, су сибәләр.

-
15.06.2016 В соответствии с Распоряжением Правительства Российской Федерации от 17.12.2014 № 2570-р 1 сентября 2015 года в ЗАТО «Звездный» Пермского края создано первое Суворовское военное училище научно-технического профиля (приказ Минобороны России от 18.04.2015 № 198) и осуществлен набор 240 воспитанников (5-7 классы). Отличительной характеристикой училища является углублённое изучение математики, физики, информатики и других естественнонаучных и технических предметов, ранняя ориентация на ведение самостоятельной и исследовательской деятельности в области высоких технологий, информационной безопасности и робототехники. Образовательной программой предусмотрена специализация воспитанников на дисциплинах оборонно-спортивного профиля и подготовке несовершеннолетних граждан к самореализации на военной или государственной службе, а также в других видах профессиональной деятельности. В настоящее время осуществляется набор в параллель 5-го класса. Подробная информация по вопросам поступления размещена на официальном сайте училища – svu.perm.ru.

-
12.06.2016 12 июнь - Россия көне уңаеннан бүген лагерьда көн Россия гимнын тыңлау белән башланды. Балалар Россия символлары турында презентация карадылар, фикер алыштылар, рәсемнәр ясадылар, конкурс сорауларына җавап бирделәр. Россия көне – Россия Федерациясенең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәме. Бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела. Рәсми рәвештә бәйрәм яңа исемен (“Россия көне”) 2002 елның 1 февралендә ала. Россиянең Хезмәт кодексы яңарганнан соң, Россия көне илебезнең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелә башлый. Аны дәүләт тарафыннан игълан ителеп, ял итә торган иң яшь бәйрәмнәрнең берсе, дип әйтергә мөмкин.

-
11.06.2016 Бүген лагерьга йөрүче балалар Арча шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар китапханәдә, Җиңү паркында, музейларда булдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.

-
10.06.2016 Лагерьның бүген 10 нчы көне. Балалар гипстан картиналар ясарга өйрәнделәр. Тәрбия сәгате табигатьне саклау темасына багышланды. Балалар шушы темага багышланган презентация карадылар, рәсемнәр ясадылар.













