Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
27.08.2016

27 август көнне Республика бәйрәменә багышлап, мәктәпләрнең ярминкәсе һәм чәчәкләр бәйрәме гөрләп узды. Безнең мәктәп коллективы да бу бәйрәмдә актив катнашты. Мәктәп бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешне Арча халкы бик теләп алды.
-
25.08.2016 В Татарстане стартовала республиканская акция «Помоги своей школе!», которая впервые состоялась в 2013 году по инициативе Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова. Каждый может внести посильную помощь в создание современных условий для обучения и воспитания подрастающего поколения и оставить светлые и добрые воспоминания о себе, как спонсоре. Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, и окажите ей помощь.Кто помнит и ценит прошлое, у того есть будущее!

-
01.08.2016 Суганга да чират җитте. Чүбен утап, тәрбияләп үстергән суган уңышын шушы көннәрдә балалар җыйнап та алдылар. Алар бик тырышты. Уңыш уку елы буена үзләренең мәктәп ашханәсен тәэмин итәрлек булды.

-
18.07.2016 Мәктәп бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. Балалар су сибәләр, чүп утыйлар, виктория араларын эшкәртәләр, сарымсак, кыяр уңышын, дару үләннәре җыялар. Хәзер кышка кыяр тозлау, кайнатма, компот әзерләү, җиләк-җимеш киптерү өчен менә дигән вакыт. Аннары кыш көне “җәй”не яратып ашыйсы гына кала.

-
12.07.2016 16 июля в Арске пройдет детский фестиваль «Давайте всегда жить дружно в родном краю», в котором примут участие юные татарстанцы со всех районов Татарстана. Фестиваль проводится в формате детского Сабантуя. Ребята смогут принять участие в народных играх, таких, как битье горшка, бег с мешком, срезание призов с закрытыми глазами, сбор яблок в ведра, бой мешками на столбе, и других. Также для детей пройдут мастер-классы и конкурсы с аниматорами. Запланировано проведение спортивных игр: большой теннис, пляжный волейбол, соревнования по стритболу, легкой атлетике и на самокатах, сдача норм ГТО и др.

-
04.07.2016 “Аяк астында – алтын бөртекләре” дип, халкыбыз дару үләннәрен атаган. Аларның күпчелеген июль-август айларында әзерлиләр: бака яфрагы, бөтнек, гөлбадран, гөлҗимеш, дүләнә, мәтрүшкә, меңьяфрак, тузганак һ.б. Дару үләннәрен дөрес итеп җыя һәм саклый, дөрес куллана белергә кирәк. Табигатькә зыян китермичә җыйганда, тиешенчә киптергәндә һәм саклаганда, шулай ук куллану кагыйдәләрен истә тотканда, алар кешегә бик күп авырулардан дәваланырга, сихәтләнергә ярдәм итә. Үсемлекләрне төбе-тамыры белән йолкымаска, кирәкле өлешен генә кисеп алырга кирәк.

-
01.07.2016 Барыбыз да елның иң ямьле, иң хозур мизгелен – җәйне өзелеп көтәбез. Чынлап та, җәен рәхәтләнеп ял итеп тә була. Ләкин бакчасы булганнар өчен җәй тырыш хезмәт вакыты да. Июнь – бар уңышка нигез салу өчен иң җаваплы чор булса, июль аенда да бакча эшләре кызганнан - кыза бара. Яшелчәләр матур гына булып үсеп киләләр. Алар өчен иң мөһиме хәзер – су. Яңгырлар булмау сәбәпле, балаларга суны хәзер аеруча күп сибәргә туры килә.

-
25.06.2016 Бүген 9 нчы сыйныф укучылары аттестат алдылар. Тантаналы рәвештә укучыларга аттестатларны мәктәбебез директоры Л.М. Бурханова тапшырды, укучыларга алдагы тормышларында да зур уңышларга ирешүләрен теләде. 9 нчы сыйныф укучылары!!! Сезне, сынауларны уңышлы үтеп, аттестат алу көнегез белән чын куңелдән тәбрик итәбез. Сәламәт булыгыз, тормышка куйган максатыгызга ирешү өчен армый-талмый,авырлыкларга бирешми алга барыгыз!!!

-
23.06.2016 Мәктәп бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. Балалар су сибәләр, чүп утыйлар, матур-матур чәчәкләр үстерәләр. Мул уңыш алыйм дисәң, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк.

-
21.06.2016 Лагерьның бүген соңгы көне. Шул уңайдан Сабантуй булып узды. Балалар төрле ярышларда көч, җитезлек, тапкырлыкларын сынаштылар. Лагерьда ял итү аларга бик ошады. Ә алда җәйге каникуллар дәвам итә. Балаларга күңелле ял телиез!













