Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Язгы өмә 15.04.2023

-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2023

12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде. Балаларга космос, планеталар, беренче космонавт Ю. А. Гагарин турында мәгълумәт бирелде. Балалар сынлы сәнгать шөгылендә космоска кагылышлы рәсемнэр ясадылар, эзер буягычларны буядылар. Әниләр белән берлектә кул эшләре ясадылар. Барлык эшләрне берләштереп, ахырдан күргәзмә ясалды.
-
Разговоры о важном/ Мөһим әйберләр турында сөйләшү 10.04.2023

Бүгенге "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" "Космонавтика көненә" багышланды. А.Н.Шкаплеров космонавтлар турында балаларның төрле сорауларына җавап бирде. "Космонавт космик экспериментлар уздыра, шул фән өлкәсенә кереп китә. Кеше ул - романтик, шуңа аны космоска тарта да",- дип җавап бирде космонавт. Космоска багышланган "Вызов" фильмын төшергәндә катнашкан актер Ю.С.Пересильд та үзенең космоста төшерелгән роле, андагы кичерешләре турында сөйләде. Космоста булган тавышларны да тыңладык. О.Артемьев Гагарин, Лионов, Терешкова, Савицкая кебек танылган космонавтлар турында сөйләде. Советлар Союзы чорында 11 космонавт галәмдә була. "Ничек космонавт булырга?"дигән сорауга да җавап бирделәр укучыларга. "Рекорды России" дигән интерактив уен уйнатылды.
Рабочая неделя традиционно началась с церемонии поднятия флага и исполнения гимна России и Татарстана.
Разговоры о важном. День космонавтики - исторически важный праздник для всей ракетно - космической промышленности. В связи с этим было проведено внеурочное занятие на тему "День космонавтики. Мы первые!" -
"Космонавтика көне"нә багышланган "Космоска юл" конкурсы 09.04.2023

Ватаныбыз космонавтикасының данлы тарихы мисалларында укучыларның патриотик аңын формалаштыру, космонавтика тарихы һәм космонавтлар язмышы турында белемнәрен һәм күзаллауларны киңәйтү, галәмне яулаучыларга карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, 3-9 нчы апрель көннәрендә мәктәптә "Космонавтика көне"нә багышланган "Космоска юл" конкурсы уза.
Конкурста актив катнашкан ата-аналарга һәм укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! -
"Иң яхшы Сыерчык оясы - 2023" / "Лучший скворечник - 2023" 09.04.2023

Сәләтле балаларны ачыклау өчен, туган якның табигатен һәм тарихын өйрәнү, балаларның иҗади сәләтләрен формалаштыру максатыннан мәктәптә "Иң яхшы Сыерчык оясы - 2023"конкурсы уза.
В целях выделения одаренных детей, изучения природы и истории родного края, формирования творческих способностей детей, создания условий для самовыражения и самоорганизации в школе проходит конкурс "Лучший скворечник - 2023".
-
Өмә / Субботник
08.04.2023
Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән районыбызда язгы санитар чистарту өмәләре башлана. Чөнки яз җитүгә кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый. Кыштан соң табигать уяна, тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү вакыты җитә. Мәктәбебез дә бердәм рәвештә язгы өмәдә катнашты. Кар астыннан чыккан чүп-чарны тырмаладылар, җыйдылар.
Весна - это не только время пробуждения природы, но и пора наведения чистоты и порядка. В нашей школе стало хорошей традицией проводить весенние субботники. В нашей школе прошел субботник по уборке прилежащей территории. Педагоги, работники школы, учащиеся дружно вышли на субботник. Участники субботника собрали мусор, убрали пришкольный участок, спортивную площадку.
-
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл территориясен җыештыру буенча «Обелиск» акциясе 07.04.2023

7 апрельдә без мәктәп укучылары белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл территориясен җыештыру буенча «Обелиск» акциясен үткәрдек. Һәйкәл янындагы территория безнең мәктәпкә беркетелгән. Мәктәп укучылары ел саен аны намус белән карыйлар.
Безнең өчен бу иң беренче чиратта булып тора, без ата-бабаларыбызны, җиңүчеләребезне искә алып һәм хөрмәтләп торабыз.
Язгы өмәләр ачык һавада рәсми булмаган шартларда бергәләп аралашуның искиткеч ысулы, чөнки кешедә дә, аның тирәсендә дә тәртип булырга тиеш, шуңа күрә өмә көннәре кирәк. Чистарту эшләрен башкарып, тырышлыгыбыз аркасында тагын да матуррак булган дөньяны күрү бик күңелле.
7 апреля мы провели традиционную акцию «Обелиск» по уборке территории возле памятника погибшим односельчанам. Территория возле памятника закреплена за нашей школой. Учащиеся школы ежегодно добросовестно ухаживают за ней.
Для нас это прежде всего память и уважение к нашим предкам, к нашим победителям.
Субботник - это прекрасный способ всем вместе пообщаться в неофициальной обстановке на открытом воздухе в весенний денёк, ведь порядок должен быть как в человеке, так и вокруг него, поэтому субботники просто необходимы. И как приятно, проведя уборку, смотреть на мир, который стал ещё красивее благодаря нашим стараниям. -
Китапханәгә сәяхәт 07.04.2023

Бүген балалар белән китапханәгә сәяхәткә бардык. Рәйфә апа балаларга бик матур китаплар күрсәтте, китапларны ничек укырга, тотарга кирәклеген аңлатты. Шигырьләр, әкиятләр укыды. Балалар сорауларга жаваплар бирделәр, матур рэсемле китапларны карадылар, үзләре дә белгән әкиятләрен, шигырьләрен сөйләделәр. Сәяхәт балаларга бик ошады.
-
Әйләнә-тирә шөгыле 06.04.2023

Бүген әйләнә-тирә шөгылендә балалар суган утырту кагыйдәләре белән танышылар. Үзләре кипкән яфракарын кисеп суган утыртып карадылар. Суган кыяк чыгарсын өчен, аңа - су, яктылык, кояш кирәклеген эйттеләр. Суган үсентеләрен тәрәзә төбенә куеп, ничек үскәннәрен күзәтеп, сулар сибеп торырга кирэк диделәр. Тиздән суганнар кыяклар чыгарып үсеп китәрләр һәм бакчабызга жәй яме биреп торачаклар.
-
Өченче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы / Родительское собрание по итогам третьей четверти 06.04.2023

6 апрельдә мәктәптә 3 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы уздырылды. Ул гаиләдәге эмоциональ атмосферага багышланды. Шулай ук җыелышта 3 нче чиреккә йомгак ясалды, 4 нче чирекнең максатлары һәм бурычлары билгеләнде, социаль челтәрләрдә мәгълүмати куркынычсызлыкны саклау мәсьәләләре тикшерелде.
6 апреля в школе было проведено общешкольное родительское собрание на тему: «Итоги 3 четверти. Эмоциональная атмосфера в семье». Подведены итоги 3-й четверти, обозначены цели и задачи 4-й четверти, обсуждены вопросы эмоциональной атмосферы добра и отзывчивости в семье учащихся, защиты информационной безопасности в социальных сетях.









