Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Спорт - безнең дустыбыз 09.09.2016
Бар да тезелеп баскан
Иртәнге зарядкага.
Кечкенәдән кирәк шул
Сәламәтлек сакларга.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр спорт белән бик теләп шөгыльләнәләр.
-
Көзнең матур мизгелләре 08.09.2016
2 нче сыйныф укучылары алтын көзнең матур билгеләрен һәр ел фасылында күңелләрендә саклау максатыннан, алтын сары яфраклар сурәтләнгән магнитлар ясадылар.
-
Бездә өйрәнүләр 07.09.2016
Бүген мәктәп-бакчада янгын килеп чыкканда эвакуацияләнү эшчәнлеге практик рәвештә өйрәнелде. Укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тиз арада мәктәп һәм бакча бинасыннан спорт мәйданчыгына чыгып тезелделәр.
-
Ут белән шаярмагыз! 06.09.2016
Сак булыгыз, нәниләр!
Ут белән шаярмагыз!
Кулларга шырпы алып,
Һичкайчан уйнамагыз!
Бүген балалар бакчасында нәниләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар.
-
Ут - дус та, дошман да!
05.09.2016
Һәр класста янгын куркынычсызлыгы буенча класс сәгатьләре үткәрелде. Балалар табышмаклар, викторина сорауларына җаваплар таптылар. Янгын килеп чыгу очракларында үз-үзләрен ничек тоту кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр.
-
Балалар бакчасында ата-аналар җыелышы
03.09.2016
Бүген балалар бакчасында ата-аналар җыелышы үткәрелде. Ата-аналарга мәктәп-балалар бакчасының таләпләре аңлатылды, балаларның көндәлек режимнары белән таныштырылды. Интернет аша түләү, гариза бирү тәртипләрен компьютерда күрсәтеп, өйрәтелде.
-
Өстәл уеннары - алыштыргысыз!
02.09.2016
Балалар жәйге хәрәкәтле уеннардан соң, өстәл уеннарын бик сагынып килгәннәр.
-
Чын күңелдән укуга!
02.09.2016
Барлык укучылар да бик тырышып укырга тотындылар. Укуның беренче көннән үк авыл китапханәсеннән әдәби китаплар алдылар.
-
1 cентябрь - белем көне 01.09.2016
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән -белем көненнән
Уку елын башларга.
Мәктәбебез янәдән балаларның шатлыклы авазлары белән тулды бүген. Укучыларыбыз күтәренке күңел белән яңа уку елын башлап җибәрделәр. Уңышлар телибез аларга!
-
Балалар бакчасында
01.09.2016
Бүген балалар бакчасы да кабаттан нәниләрне үзенә җыйды.