Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Ел укытучысы - 2017" 23.12.2017

Зоналарда "Ел укытучысы-2017" конкурслары булып узды . Безнең мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Галяутдинова Илүзә Риф кызы катнашты. Ул комиссия каршында бик уңышлы чыгыш ясады.
-
Кардан матур сыннар ясыйбыз. 21.12.2017

Мәктәп-бакча коллективы кардан матур сыннар ясап куйдылар.Капкадан керү белән Кыш бабай һәм Кар кызы каршы ала. Аларның урталарында ел символикасы эт утырып тора. Алда мультфильм геройлары тезелеп киткән. Шулай ук кичләрен балкып янучы чыршы да үзенә чакырып тора.
-
Яңа елга әзерләнәбез 19.12.2017

Мәктәп-бакчада Яңа елга әзерлекләр бара. Мәктәп ишек алдында кардан сыннар ясала, урамга матур яна торган утлардан торган чыршы куелды. "Иң матур ёлка уенчыгы" конкурсы оештырылды. Укучылар үз куллары белән эшләп берсеннән-берсе матур уенчыклар ясап алып килеп, күргәзмә оештырдылар.
-
Мирҗәмдә яңа клуб 16.12.2017

Мирҗәм авылында капиталь ремонттан соң клуб ачылды. Клубны ачарга бик күп кунаклар кайткан. Башта котлаулар булды, бәйрәм концерт белән бергә аралашып барды.
-
Ашханәдә тәмле тукланабыз 12.12.2017

Укучыларыбыз ашханәдә кайнар ризыклар белән беррәттән җиләк-җимешләр белән дә сыйланалар.
-
9 декабрь - Геройлар көне. 09.12.2017

Геройлар көне уңаеннан мәктәп-бакчада бик күп эшләр эшләнде: геройлар көненә карата рәсемнәр конкурсы, авылыбыз геройлары турында әңгәмәләр, презентацияләр,фильмнар карау, сугышта һәлак булучыларның һәйкәленә веноклар кую.
Бигрәк тә укучыларыбыз Мирҗәм авылыннан чыккан өч герой белән горурландылар.
-
Канатлы дусларыбызга булышыйк ! 07.12.2017

Кышкы салкыннарда канатлы дусларыбызга булышу - алар өчен җимлек булдыру, ашатып тору һәм ярдәм итү максаты белән укучыларыбыз, мәктәп-бакча территориясенә җимлекләр куйдылар. Канатлы дусларыбыз җимлекләрне үз итеп тә өлгерделәр.
-
Саф һавада уеннар! 04.12.2017

Ниһаять җир өстенә ап-ак кар ятты. Сабыйларыбыз да кышкы уеннарны бик сагынганнар, рәхәтләнеп уйнадылар.
-
Шашка ярышларына әзерлек 02.12.2017

Шашка түгәрәгенә йөрүче балалар уенның төп серләренә төшенәләр. Укучыларыбыз тәнәфесләрдә, дәрестән соң вакытларда шашка уйнап ярышалар. Җиңүчеләр билгеле булгач, район ярышларына әзерлек башланачак.
-
"Минем яраткан әнием!"конкурсына йомгак ясалды. 29.11.2017

Кенәр балалар иҗат йорты тарафыннан игълан ителгән "Минем яраткан әнием !" рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурста мәктәбебез укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бик актив катнашты. Балалар берсеннән-берсе матур рәсемнәр. аппликацияләр ясап алып килгәннәр. Мәктәп комиссиясе тарафыннан эшләрләр тикшерелде һәм урыннар билгеләнде. Уңай эшләр Кенәр балалар иҗат йортына җибәрелде.









