Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
ФЭМП. 14.12.2015
Максат: 10 га кадәр булган саннарны 1 гә киметү һәм арттыру күнекмәләрен ныгыту. Вакыт төшенчәсе белән таныштыру. 5 минутның никадәр вакыт булуын ачыклау. Шакмаклы дәфтәр битендә эшләү күнекмәләрен ныгыту, предметларның формаларын билгели белергә өйрәтү.
-
Әвәләү. 11.12.2015
Максат: балалар белән Яңа ел бәйрәмен күз алдына китерү, нинди кунаклар булуын ачыклау. Кыш бабай һәм Кар кызын пластинография ысулы белән ясарга өйрәнү. Чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү, балаларда җаваплылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү. Яңа ел бәйрәменә әзерләнүне дәвам итү.
-
Рәсем сәнгате. "Кыш" 10.12.2015
Максат: Балаларга кышкы күренеш ясарга тәкъдим итү, табигатьнең кышкы матурлыгына соклану уяту. Төсләрне дөрес сайлый һәм бер төстән икенче төс китереп чыгарырга өйрәтүне дәвам итү. Рәсемне чиста, пөхтә ясауларына ирешү. Акварель белән дөрес эшләү күнекмәләрен ныгыту.
-
Конкурс "Иң матур чыршы уенчыгы" 09.12.2015
Бакчабызда 1 - 20 декабрьгә кадәр "Иң матур чыршы уенчыгы" на конкурс игълан иткән идек. Балалар әти-әниләре белән берлектә конкурста катнашуларын дәвам итәләр. Һәркемнең уенчыгы зур осталык һәм тырышлык белән эшләнгән. Эшләр кабул ителеп беткәннән соң, җиңүчеләрне ачыклаячакбыз.
-
Всероссийский конкурс "Зимние фантазии" 08.12.2015
Балалар тәрбияче апалары белән төрле конкурсларда актив катнашалар. Солтанов Рәмзил сертификат белән бүләкләнде. Алдагы көннәрдә дә җиңүчеләрнең кемнәр булуын көтәбез.
-
Коммуникация. Сөйләм үстерү. "Килеп җитте кыш та" - әңгәмә 08.12.2015
Максат: балаларда кызыксыну уяту, табигатькә сак караш, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү. Чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләрен үстерү. Балаларның кыш, кар үзенчәлекләре турында белемнәрен баету. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү. Үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.
-
Кем беренче? 07.12.2015
Максат: балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык, бер-береңә ярдәм итү, иптәшлек-дуслык хисләре тәрбияләү. Пазллар төзеп уйнау балаларның фикерләү, күреп хәтердә калдыру, кул чукларының хәрәкәтчәнлеген үстерүгә зур ярдәм итә.
-
Яңа елны каршы алырга әзерләнү 04.12.2015
Максат: балаларны һәр елның үз исеме - символы булуы белән таныштыру. Киләчәк - 2016 нчы елның маймыл елы булачагын хәбәр итү. Балалар белән Яңа елның символы булган маймылны төсле кәгазьләрдән кисеп ясау. Балаларда мөстәкыйллек, бирелгән эшкә җаваплы караш тәрбияләү. Чиста-пөхтә эшләргә өйрәтү.
-
Юл йөрү кагыйдәләре. 03.12.2015
Максат: Балаларда урамда игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрләренә карата игътибар тәрбияләү. Транспорт турындагы күзаллауларны киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту. Юл билгеләрен аера белү, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү.
-
Зарыгып көткән кыш килде! 02.12.2015
Барлык ел фасыллары да үзенчә матур. Без, аеруча кышны бик яратабыз. Чөнки, урамда табигать шундый матур. Аяк астында ап-ак кар ята, саф һава. Таудан чана, чаңгы шуарга була. Бүген безнең балаларыбыз да кыш темасына күмәк аппликация ясадылар. Соңыннан бергәләшеп фотога да төштеләр. Менә ничек матур килеп чыккан һәм күңелле дә икән, бергәләп эшләгәч.