Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Грамотага өйрәтү эшчәнлеге. 17.11.2015
Максат: [М] авазы һәм М хәрефе белән таныштыру, капма-каршы мәгънәдәге сузләрне-антонимнарны сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Җөмлә төшенчәсе белән таныштыру. Игътибарлылык, мөстәкыйльлек, җаваплылык хисләре тәрбияләү.
-
Без уйнарга яратабыз! 16.11.2015
Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Ерак заманнарда яшәгән бабаларыбыз да дөньяга карашларын,
тормыш-көнкүрешләрен үзләренә сеңдереп, саклап килгәннәр. Без дә бакчабызда балаларны
татар халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан даими таныштырып торабыз.
Нәниләр уеннарны яратып, теләп уйнылар.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 10.11.2015
Бакчабызда балаларның сәламәтлеген саклауга даими рәвештә төрле чаралар үткәрелеп тора. Көн саен иртәнге гимнастик күнегүләр эшләнелә. Тәрбияче күнегүләр эшләткәндә һәр баланың төгәл эшли алуларына зур игътибар бирә.Балалар күнегүләрне яратып башкаралар.
-
Без Тукайны яратабыз 03.11.2015
Бакчада Г.Тукайны белмәгән бала юк. Ел саен апрель ае Тукай, шигырь айлыгы булып үтә. Ә быел, Г.Тукайның тууына - 130 ел тулу уңаеннан, аңа әзерлек эшләрен, без, сентябрьдән үк башладык. Аның иҗатына багышлап, почмак булдырдык.
-
Конкурс нәтиҗәләре 02.11.2015
Май аенда, бакчада, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Чал чәчләрдә узган гасыр кайтавазы" исеме астында конкурс игълан ителде. Конкурста балалар һәм әти-әниләр сугыш чоры, сугыштан соңгы чорда яшәгән әби-бабайлары турында язарга һәм бергә төшкән фотоларын алып килергә тиешләр иде. Конкурста бик теләп катнашучылар да, җиңел генә караучылар да булды. Катнашкан балалар һәм әти әниләр май аенда ук дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Шушы көннәрдә, әлеге язмаларны берләштереп, "Чал чәчләрдә узган гасыр кайтавазы" исемле альбом дөнья күрде.
-
Габдулла Тукайның Тууына - 130 ел 30.10.2015
Бакчада балалар белән "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесе үтте.
-
Без көзне яратабыз. 29.10.2015
Көзне кем генә яратмый?! Безнең балалар да көзне бик яраталар. Көзге табигатьтә йөриләр, көз турында рәсемнәр, аппликацияләр ясыйлар, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Узган атнада булып узган конкурста катнашу моның бер дәлиле. "Көзге калейдоскоп" конкурсында актив катнашкан өчен балалар бакчасын диплом белән бүләкләделәр. Балалар моңа бик сөенделәр.
-
Бүләкләү 28.10.2015
Быел безнең балалар бакчасын, Мәгариф идарәсе тарафыннан, "Дәүләт түләүләрен түләү" буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен грамота һәм принтер белән бүләкләделәр. Бу бүләкләргә без бик сөендек. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә, җитәкчесе Зөлфәт Миннефаровичка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Танып-белү үсеше өлкәсе 26.10.2015
Иң гади математик күзаллау формалаштыру - танып-белү үсеше өлкәсенә керә. Тәрбияче балалар белән бу өлкәдә бик актив эш алып бара. Саннар, фигуралар, кушу, алу белән беррәттән бала төсләр сайларга, күчереп ясый белергә, фигураларны дәвам итә белергә, буяу ысулларын белергә тиеш. Өстәмә карточкалар балаларга шушы күнекмәләрне үстерү өчен бирелә.
-
Габдулла Тукайның тууына - 130 ел 23.10.2015
Быел Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына - 130 ел. Шушы уңайдан бакчада педагоглар, әти-әниләр һәм балалар белән үткәрелүче чаралар планы төзелеп куелды. Һәр өлкәдә Тукай иҗатын яктыртырга тырышабыз. Бүген балалар, тәрбияче Гөлүсә апалары белән, Г.Тукай әсәрләренең персонажларын әвәләп ясадылар. Эшләнелгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Балаларга бик ошады.