Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
ВЕСТИ
Опубликовано: 18.05.2015Концертны сугыш елларын чагылдырган җыр белән мәктәп укучылары ансамбле башлап җибәрде. Хәрби киемнәрдән мәктәп укучылары башкаруындагы “Катюша” биюе тамашачыларны сугыш елларына кайтарган кебек булды.
Халит Хәмбәловичның баянда уйнап җырлавы, Махиәнвәр Сәүбәновнаның халык җырларын башкаруы, Гөлсинә Исламгалиевна, Эльвира Шамилевнаның эстрада җырлары, укытучылар башкаруындагы мари, молдаван, рус, татар халык биюләре тамашачы күңелләренә җылы нур булып кереп калды. Мәктәбебез сандугачлары Заһретдинов Марат, Лотфуллин Булат, Ленара һәм Энҗе дуэтларын тамашачылар бик яратып тыңладылар. Укучыларыбызның дәртле татар халык, полька, вальс биюләре осталык белән башкарылды. Концерт вакытында экранда Апаз урта мәктәбе коллективы “тормышы” тәкъдим ителде. Артистларның чыгышларында Ватанны ярату, Бөек Ватан сугышы китергән югалтулар, әрнүләр, бүгенге тыныч тормышка гомерләрен бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтләре ачык чагылды.
Тамашачыларның: “Читтән килгән артистларның 300–400 сумлык концертларына караганда, үзебезнекеләрнеке күпкә эчтәлеклерәк булды”,- дигән сүзләре безне һәрбер тамашачының күңелендә тирән эз калдырганыбызга инандырды.
К списку новостей














