• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28
Телефон: +7(843)-669-42-21
E-Mail: Sap.ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Апазовская СОШ"
Руководитель: Сибагатуллин Раушан Хакимович
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 86
У нас учат: 21

ВЕСТИ

Опубликовано: 28.03.2015

5 һәм 11 сыйныф укучыларының Апаздан Гыйниятулла абый Миннебаев белән Пөшәңгәрдән Фәүзия апа Фазылҗанова белән очрашулары бик кызыклы булды. Гыйниятулла абый ФЗӨдә укып, Украинага, Горловкага эшкә китә.  Немецлар шахтаны бомбага тоткач, бик зур авырлыклар белән авылына кайта. Аннан — сугыш.

— Снайпер булып, Белоруссиягә кадәр килеп җиттем. Минем өчен сугыш шунда тәмамланды да. Күперләр сакладык. Аннан чик буена җибәрделәр. Өйгә 1949 нчы елны гына кайттым. Гаилә кордым. Колхозда төрле эштә йөрдем, макталып килдем, –диде ул сугыш чорында үз язмышы белән таныштырып.

Ә Фәүзия апага сугыш башланганда бары 5 яшь була. Аягына, өстенә кияргә булмагач, укый алмый. 11 яшендә генә мәктәпкә керә. Чыпта суга. 5 сыйныфтан соң сыер сава башлый. Шул көннән башлап 50 яшенә кадәр, аннан соң да 8 ел савымчы була.

Очрашуда Фәүзия апа балачагы турында язган шигырен укыды, Гыйниятулла абый белән икесе бер – берсен уздырып такмаклар да җырладылар әле. Соңыннан 5 сыйныфта укучы оныклары Гүзәлия белән Исламия үзләренә бүләкләр дә тапшырдылар. 



К списку новостей