Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
ВЕСТИ
Опубликовано: 08.02.20152015 елның 7 февралендә Апаз урта мәктәбе мәктәбен, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларын “Бер очрашу – үзе бер гомер” дип исемләнгән очрашу кичәсенә җыйды. Бүгенге көндә үз язмышларын сайлау алдында торган 8-11 сыйныф укучыларына, үткән елларда мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы дуслары, апа-абыйлары белән очрашып фикер алышу насыйп булды. Кичәгә килгән студентлар уку йортларының керү имтиханнары, тулай торак, стипендияләре турында, кайберләре ике уку йортында берьюлы ничек укыганнарын, уку белән беррәттән эшкә урнашып, җаны теләгән эш белән шөгыльләнүләрен җанлы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Очрашу кичәсе укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Алар белән очрашулар киләсе елларда ныклап төзекләндерелгән мәктәптә насыйп булыр, иншалла.
К списку новостей














