Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 82 |
| У нас учат: | 20 |
ВЕСТИ
4 ноябрь - Халыклар бердамлеге көне!
Опубликовано: 05.11.2026Бердәмлек мәктәптән башлана!
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу 1612 нче елгы тарих турында гына түгел... Ә бәлки безне бүген дә нәрсә берләштерә: хөрмәт, үзара ярдәм һәм аермаларга карамастан, дус яшәү сәләте хакындадыр?!
Мәктәп – милләтләр бердәмлеге дигән сүзне китаплардан гына укып белә торган түгел, көндәлек тормышта чынга ашыра торган урын. Дуслык монда үзеннән-үзе барлыкка килми – ул тәрбияләнә.
Безнең мәктәп – үзе бер кечкенә гаилә, анда күпчелегебез татарлар булса да, арабызда төрле милләт балалары да бар, һәм арадагы дуслык көннән-көн ныгый. Нәкъ менә монда без тормышның төп кагыйдәсен өйрәнәбез: дөньяда тел, дин яки гореф-гадәтләр буенча күпме генә кеше аерылмасын, – барыбыз да кеше, һәм бер-беребезгә кешечә мөгамәләдә булырга кирәк: яхшылык, сабырлык һәм хөрмәт.
Дуслык – ул көн саен күнегүләр таләп итә торган күнекмә. Әгәр мәктәптә без дуслашырга өйрәнсәк, димәк, зур илдә дә без тынычлыкта һәм татулыкта яшәрбез.
Халык бердәмлеге көне белән! Мәктәбебездә һәм илебездә һәрвакыт дуслык һәм үзара аңлашу булсын!
Безнең бердәмлекне безнең эшләр, безнең уңышлар чагылдыра!
К списку новостей














