Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
05.10.2018

5 нче сыйныфлардан укытучыларына бүләк!
5 октябрь - Укытучылар көне! Әлеге истәлекле көнне 5 нче сыйныф укучылары яраткан укытучыларына концерт әзерләделәр: һәр җырлары, шигырьләре, биюләре укытучыларына бәйрәм котлавы булып барып иреште.
-
03.10.2018

1-10 октябрь - "ӨЛКӘННӘР ДЕКАДАСЫ"
Өлкәннәр декадасы кысаларында мәктәпкүләм күп чаралар планлаштырыла. Шуның берсе - тимурчылык. Укучылар бик теләп беркетелгән ялгыз әбиләргә, бабайларга, тыл ветераннарына ярдәм итәләр.
-
26.09.2018

ПРОФСОЮЗ ДӘРЕСЕ ҮТТЕ
26 сентябрь көнне Апаз урта мәктәбенең 9 класс укучыларына Апаз мәктәбе профсоюз председателе Нуриева Ләлә Вадутовна Хезмәт кодексы буенча дәрес уздырды. Ул профсоюзларның тарихы, аларның эшчәнлеге, киләчәктә укучыларның да профсоюз члены булып төрле оешмаларда тораячакларын ассызыклады.Профсоюз - ул безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.Безнең мәктәбебезгә яки Апаз мәктәбенә караган детсад һәм мәктәпләргә яңа гына эшкә килүче кадрлар да профсоюз оешмасы члены булып китә. Укучылар сезнең әти-әниләрегез дә, абый – апаларыгыз да төрле профсоюз оешмаларында исәпләнәләр. Профсоюз – ул коллектив. Коллектив – ул көч. Укучылар үзләренең класс җитәкчесенә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, тест буенча сорауларга җавплар таптылар. Дәрес күңелле үтте.
-
15.09.2018

Акция "Яшел Россия"
Элеге акция кысаларында Апаз урта мәктәбе укучылары чишмә һәм елга кырларын, мәктәп территориясен җыештырдылар. Барлыгы 1 тонна чүп-чар җыештырылды, 30 укучы катнашты.
-
14.09.2018

КРОСС ТАТАРСТАНА - 2018
-
11.09.2018

Депутат белэн очрашу
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Равил Рәхмәтуллин Апаз мәктәбендә булды. Мәктәпкә депутат кергәндә укучылар «Экстремизмга каршы» акциясен үткәрергә коридорга тезелеп баскан иделәр. 3 сентябьрдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Экстремизмга — юк!» ункөнлеге бара. Ул үзара ызгышлар, террорчылык, экстремизм булмасын өчен, милләтләр арасында дуслык, тынычлык булдыру максатыннан үткәрелә. Бу турыда депутат Равил Рәхмәтуллин да ассызыклап әйтеп үтте. Беруңайдан Равил Рәхмәтуллин Татарстанның регионнар арасында иң яхшылар арасында икәнен әйтеп үтте. Апаз мәктәбенә уңай бәя бирде. Дәүләт Советы депутатының нинди вазыйфалар башкаруы турында да сөйләде. Экстремизмга каршы балалар чыгыш ясадылар. Аннан соң югары сыйныф укучылары белән ачык дәрес булды. Укытучылары тарих укытучысы Гүзәл Хәбибуллина дәресне: «Бүген нинди матур кояшлы көн, без барыбыз да исән-сау», — дип башлап җибәрде. Әйе, тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк, мондый иминлекне берәүнең дә бозарга хакы юк. Укучылар «Экстремизмның киләчәге юк!» дип дуслыкка, татулыкка өндәп чыгыш ясадылар. Дуслык, туганлык, татулык төшенчәләренә карата мәкальләр уйлап таптылар, шигырь юллары яздылар. «Дустың үзеңнән яхшы булсын», «100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын» кебек мәкальләр иде алар. Мәкальләрне әйтү генә түгел, мәгънәләрен дә аңлатып бирергә кирәк иде.
-
02.09.2018

1 нче сыйныфка кабул итү
1 нче февральдән 2018/2019 нчы уку елына 1 нче сыйныфка укырга баручы балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул итү башлана.
-
22.08.2018
Общероссийское родительское собрание
https://edu.gov.ru/opc-view и через аккаунты Министерства просвещения Российской Федерации в социальных сетях. Наиболее острые из них станут предметом обсуждения в ходе собрания.
-
21.05.2018

"Киләчәк" проектлар конкурсы
-
18.05.2018

Укытучылар ярышы














