Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Фатыйх Сәүбән улы белән очрашу 07.06.2022

Бүгенге очрашуыбызның кунагы - авылыбызның йөзек кашы, 25 китап авторы, экология тармагының атасы - Фәтыйх Сәүбән улы Сибәгатуллин!
Очрашу бик эчтәлекле, бик бай, җылы һәм җанлы үтте. Мәктәбебезгә килеп, үзегезнең тәҗрибәләрегез, хатирәләрегез, уңышларыгыз белән уртаклашуыгыз өчен зур рәхмәт! -
"Мин бит авыл баласы" 06.06.2022

Апаз авыл мәдәният йорты белән берлектә Апаз мәктәбе укучыларын чакырып "Мин бит авыл баласы " исеме астында очрашу үткәрдек. Очрашуның максаты: Яшьләрне авылда калырга кызыксындыру иде. Очрашуның кунагы Арча район советы депутаты, Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, тәҗрибәле җитәкче, укытучы Мансур Готов улы Әхмәтов. Очрашу барышында Мансур Готов улының тормышы, хезмәте, башкарган эшләре, ирешкән дәрәҗәләре белән таныштык. Авылыбыз үсешенә зур өлеш керткәне өчен Мансур Готов улына рәхмәт сүзләре җиткереп, озын гомер теләдек. Килгән кунаклар да үзләренең җылы теләкләрен җиткерде. Концерт номерлары белән үрелеп, бик эчтәлекле очрашу булды.
-
День Русского языка 06.06.2022

6 июня ежегодно в день рождения великого русского поэта, основоположника современного русского литературного языка Александра Сергеевича Пушкина в России и в мире отмечается День русского языка.
Решение о проведении Дня русского языка как одного из официальных языков ООН было впервые принято на заседании Департамента общественной информации Секретариата ООН 20 февраля 2010 года, накануне Международного дня родного языка, в рамках программы развития многоязычия и сохранения культурного многообразия.
Одна из целей этой программы – поддержание равноправия всех шести официальных языков ООН: английского, арабского, испанского, китайского, русского и французского.
-
ШСК "Лидер" 01.06.2022

-
С Днем Защиты Детей! 01.06.2022

Пусть на всей большой планете
Всегда здоровы будут дети,
Пускай не плачут никогда,
Сияют счастьем их глаза,
Каждый день с добром встречают,
Любовь большую получают.
Пусть у любого малыша
Будет крепкая семья,
Пусть, даже самый непослушный,
Ребёнок будет очень нужный.
Ведь нет на свете счастья краше,
Дети — будущее наше! -
Кунелле ял 31.05.2022

2021-2022 нче уку елын бик күңелле итеп тәмамладык
-
Беренче сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләре игътибарына! 28.05.2022

Хөрмәтле әти-әниләр! Апаз урта мәктәбендә балаларны беренче сыйныфка кабул итү башланды.
1 сыйныфка кабул итү өчен документлар исемлеге:
1. Туу турында таныклык (күчермәсе ике яктан)
2. Иминият медицина полисы (күчермәсе)
3. Бала ИНН (күчермәсе)
4. СНИЛС бала һәм ата-аналар (күчермәсе)
5. Бала кем белән язылган, шуның паспорт күчермәсе
6. Бала исеменә бирелгән яшәү урыныннан белешмә (№8 форма)
-
Ярыш 25.05.2022

Бүген җиңел атлетика буенча уңышлы чыгыш ясап кайткан диреторыбыз Раушан Хакимовичка, коллегаларыбыз Ханиф Габделманнаповичка, Илюза Рифовнага, Марат Марселевичка, Гульназ Рашитовнага, Марат Марсовичка, Фагиля Хасбиевнага зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Сооңгы кыңгырау 24.05.2022

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал. Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйбыз. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә!
-
соңгы кыңгырау 24.05.2022

Соңгы Звонок 2022














