Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
"Дуслык күперләре"н ныгытабыз...
Опубликовано: 02.04.2015Бу юлы "Дуслык күпере" Балтач районы мәдәният хезмәткәрләрен кунакка дәшү белән ныгыды (15.12.2014 Әтнә районы белән ачылып киткән иде). Яз, Тукай, мәхәббәт... Тукайның татлы да, шул ук вакытта газаплы да хисләрен дөньяга очырып җибәрүгә кем сәбәпче? Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты җитәкчесе Ләйлә Мөнировна җитәкчелегендә, мәктәбебез активистлары һәм Кушлавыч авыл клубы катнашында узган әлеге очрашу нәкъ менә әлеге темага багышланган иде. Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте. Бу очрашулары турында Зәйтүнә соңрак истәлекләр дә яза, ә Тукайның хисләре шигырьләренә күчә.
Әдәби кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучыларыбызның чыгышын да кунаклар бик яратып кабул иттеләр. Хәер, үзләре дә буш кул белән түгел. Күп конкурсларда җиңү яулаган укучыларны да алып килгәннәр, алар бик сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен укыдылар. Мәдәният хезмәткәрләре триосы Тукайның "Бишек җыруы"н да башкарды.
Кичә ахырында "Каргышлы балачак" фильмының 5нче бүлеген карадык. Бибимәмдүдәнең авыру хәлендәге соңгы минутлары, бәләкәй Габдулланың "Әнкәйне бирегез, әнкәйне кайтарыгыз" - дип өзгәләнеп йөгерүе, Зиннәтулланың кызы каберендә елап үзе язган шигырен укуы күпләрнең күзләрен яшләндерде хәтта.
Кунакларыбыз музейга Балтач энциклопедиясенең I-II томлыкларын бүләк иттеләр. Очрашу "Туган тел" җыры белән тәмамланды...
Шушындый очрашуларга килергә теләсәгез Кушлавычтагы Тукаевларның музей йорты телефоны: 8 84366 5-04-82
Үз чиратыбызда әлеге очрашуда актив катнашулары өчен Балтач районы мәдәният хезмәткәрләренә һәм шәхсән мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзинә Нәфиковнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!..
Очрашудан кайбер фотомизгелләр.
К списку новостей













