Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Волонтерлар көне
Опубликовано: 05.12.2024Изге гамәлләр башкаручылар, ирекле волонтёрлар көне Россия Президенты Владимир Путинның 2017 елның 27 ноябрендәге указы белән гамәлгә керә. Волонтерлар хәрәкәте безнең илдә 1980 еллар ахырында барлыкка килә. Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау. Яңа дуслар табу, кеше хәленә керә белү, сабырлык, түземлек, армый-талмый, һәрвакыт активлык рухында тору. Әлбәттә, волонтерларга хезмәтләре өчен акча түләмиләр. Ләкин алар күп нәрсәгә өйрәнә, башкаларга үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтә. Волонтерлар төрле мөһим проектларда катнашып, вакытлары белән санашмыйлар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузалар. Бар күңелләрен, тырышлыкларын куеп, җаваплылык белән волонтерлык эшен алып баралар. Бүген укучылар белән волонтер кем ул, алар кайчан барлыкка килгән, нинди эшләр башкаралар дигән сорауларга җавап эзләдек. Безнең укучыларыбыз да кечкенә волонтерлар, алар да төрле акцияләрдә катнашалар, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, ярдәмчел, җәмгыятькә файдалы булып, бу дөньяны яхшырак итәргә омтылалар.
К списку новостей