Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Салкыннар килде...
Опубликовано: 08.12.2023Табигатькә суыклары белән чын кыш килде. Кызганычка каршы, кешеләр суыкларда өшеп, сәламәтлекләренә зур зыян китерергә мөмкиннәр. Суыкта кысан өс һәм аяк киеме кию, ару, ачыгу, озак вакыт хәрәкәтсез тору, авыр чирдән соң организмның хәлсезләнүе, аяк тирләү, хроник чирләр өшүгә китерергә мөмкин.
Өшүдән саклану өчен берничә киңәш:
- Озак вакытка чыгып киткәндә берничә кат кием киегез. Үзегез белән өстәмә йон оекбаш, бияләй алыгыз. Суыкка чыгып киткәндә ныгытып ашагыз, үзегез белән кайнар чәй алу да комачауламый. Организмда калорий күбрәк булган саен, өшү куркынычы аз.
- Аяк-кулларыгызның өшегәнен сизсәгез җылы бинага керегез. Өшегән тәнне җылытып йон бияләй яки шарф белән ышкыгыз, кар белән ышкыргы ярамый.
- Өшегән кешене иң элек җылыга кертергә, өс-аяк киемнәрен салдырырга. Тәннең өшегән өлешен кайнар суда, җылыткычлар янында җылытырга, спирт, май сөртергә ярамый.
- Суыкта зыян күрүченең өстенә юрган ябарга, кайнар чәй һәм аш, авыртуны басучы дару бирергә.
- Икенче, өченче, дүртенче дәрәҗә өшү алган очракта кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итәргә!
К списку новостей