Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Профилактик әңгәмә
Опубликовано: 05.05.2023Укучыларга антитеррорның кеше тормышы өчен нинди куркыныч янавын
һәм аларны белергә кирәклекне аңлату; укучыларның сәламәтлеген саклау,
куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен
үстерү; укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү максатыннан "Дөнья -
терроризмга каршы" дигән темага әңгәмә үтте.
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм
мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу
вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны
таләп итә.
Бердәм төстә терроризмга каршы оештырылган көрәштә һәрбер мәктәп
баласы түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә бурычлы.
Заложник (тоткын) булсагыз нишләргә? Укучыларга файдалы
киңәшләр.
Һәрвакыт уяу булырга.Таныш булмаган кешеләр, аларның
үз-үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәгез әти-
әниләргә, укытучыларга, тәртип саклау органнарына
хәбәр итегез.
Сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәгез кулыгызга алырга
кирәкми.
Үз көчегез белән күңелегезгә сәер булып тоелган
әйберләрне зарарсызландырырга тырышмагыз. Бу бик
куркыныч!
Тиз генә куркыныч зонадан чыгып китү ягын карагыз.
Террористик акт башкарылган очракта, Сезгә зыян
килмәсә, башкаларга булышырга.
Кеше гомере бер генә бирелә. Үзебезнең тормышыбызны да,
башкаларныкын да саклыйк! Елмаеп, шатланып яшик!
К списку новостей