Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Космонавтика көне
Опубликовано: 12.04.20231961 елның 12 апрелендә Җир орбитасына дөньяда беренче кеше белән космик корабль-спутник чыгарыла. Шул вакыттан бирле бу көнне Россиядә Космонавтика көне, ә дөньяда кешенең космоска очу көне буларак билгеләп үтәләр. Дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрде. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка ашты...
Балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән, йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру, космоска кызыксыну уяту максатыннан мәктәбебездә күп чаралар үткәрелде. Юрий Гагарин турында нәфис фильм карадык, «Улыбка Гагарина» акциясендә катнаштык, клуб мөдире Хәнәфиева Фәния апа викторина уздырды. Укучыларга әлеге чаралар ошады.
К списку новостей