• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Әхмәт Фәйзигә - 120 ел

Опубликовано: 16.03.2023

Бүген Тукаевларның музей-йортында XX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби кичә үтте. Музей җитәкчесе Мөхәммәтшина Ләйлә апа укучыларны Әхмәт Фәйзинең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, мавыктыргыч әңгәмә үткәрде.
​ ​ ​ Әхмәт Фәйзи (Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин) 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә итек тегүче гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе үз заманы өчен шактый алдынгы карашлы кеше була: газета-журналлар алдыра, китаплар укырга ярата. Улы Әхмәтне дә укымышлы кеше итәргә тырыша. Шуңа да малай башта​ мәдрәсәдә укый, аннары Уфадагы рус-татар мәктәбендә, татар гимназиясендә белем ала. Гимназиядә укыган елларында үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен һәм пьесаларын яза башлый. Ачлык елларында Төркмәнстанда, Донбасста балалар укытып көн күргән, соңрак армиядә хезмәт иткән Әхмәт Фәйзине 1928 елда Татарстанның Арча кантонына мәдәният эшләре буенча инструктор итеп билгелиләр. ​ Һәм нәкъ Казан арты буйлап командировкаларында ул еш кына Тукай белән шәхсән аралашкан кешеләрне очрата, аларның хатирәләрен язып ала. 1938 елда ул «Тукай Җаекта» драматик поэмасын иҗат итә. ​ Ә инде 1947 елда ул «Тукай» романының беренче китабын яза башлый.
​ ​ ​ ​ Әхмәт Фәйзи үзенең иҗат юлын Тукайдан илһам алып башлый. Гомеренең иң зур хезмәтенең — «Тукай» романының үзәгенә бөек шагыйрьне куя. Хәтта вафатына 2 тәүлек калгач, 1958 елның 8 нче августында язылган соңгы шигырен дә ул Тукайга багышлый:
Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере,-
Тик син үзен, халык йөрәгеннән,
Халык мәхәббәте – синең исемең,
Халык гомере – синең гомерең.
​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ Театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен Әхмәт Фәйзи 1953 елда – Татарстанның, 1957 елда «Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.
​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ «Тукай» романы өчен Әхмәт Фәйзи язучылар арасында беренче булып 1958 елда татар шагыйре исемендәге премия лауреаты була. Роман рус, казах, болгар һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән, күп тапкырлар татар һәм рус телләрендә басылган.



К списку новостей