Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
“Җан җылысы кирәк кешегә”
Опубликовано: 09.02.2023Бүген мәктәбебездә татар әдәбияты дәресендә “Җан җылысы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Бу кичә, язмыш сынауларын җиңеп, олы җанлы кеше булып яшәргә көч тапкан, корыч ихтыярлы, изге җанлы шагыйрь, язучы, драматург Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗатына багышланды. Бүген аның тууына 85 ел булды.
Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы турында видео карадылар, аның язган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аның шигырьләре үзе бер дәрес. Аларның эчтәлекләрендә тирән мәгънә ята. Ул шигырьләр табигатьне ярату, саклау, олыларга мәрхәмәтлелек, шәфкатлелек сыйфатлары белән сугарылган.
Язмыштан узмыш юк, диләр. Дөньяның һәр почмагында сугыш-кырылыш, эчү һәм наркотиклар таза тәнле кешеләрне дә юкка чыгарганда, шушы афәтләргә каршы чын каһарманнарча көрәшүче, халыкка көч бирергә тырышучы, гүзәл иҗат җимешләре белән явызлыкка каршы шигъри сүз белән армый-талмый көрәшүче бөек шәхес ул Фәнис Яруллин. Син кем генә булсаң, зур кешеме син, баламы, баймы син, әллә гади кешеме – һәрвакытта кеше булып калырга, бер –беребезне ярата белергә, бер- беребезгә игътибарлы булырга, җылы сүзләребезне кызганмаска өнди ул безне.
Җан җылысы – назлы яз җылысын
Өләшәсе иде күберәк.
Алтын – көмешләрсез яшәп була,
Җан җылысы кирәк кешегә.
К списку новостей