Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Сталинград сугышы һәрчак хәтердә!
Опубликовано: 02.02.20231943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде.
Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 200 көн дәвам итә. Сугышлар 100 мең квадрат километр мәйданда барган, ике яктан да аларда 2,1 миллионнан артык кеше катнашкан.
Фашистлар нефтьле Кавказ, Кубань җирләрен алу һәм сугыш барышын үз файдасына бору өчен илнең көньягында совет гаскәрләрен тар-мар итәргә планлаштырган була. Алар сан ягыннан безнең армиядән өстен булган. 1942 елның сентябрендә алар Сталинград янына ук килеп җитә. Шәһәрдә тәүлек буе һәр йорт өчен каты сугышлар барган. Солдатларыбызның батырлыгы нәтиҗәсендә 18 ноябрьдә Германия гаскәрләренең алга китүе туктатыла һәм, озак дәвам иткән канкоештан соң, дошманны камауга ала. Боҗрага якынча 300 мең фашист эләккән була. 1943 елның 2 февралендә дошман гаскәрләрләре тар-мар ителә, 91 меңнән артык кеше әсирлеккә алына.
Бүген тәрбия сәгатендә без укучыларны шушы тарихи вакыйга белән таныштырдык, шушындый матур тормыш төзү өчен туган илебез халкының нинди авырлыклар кичерүен аңлатырга тырыштык. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.
Китапханәче Фаттахова Рәмзия апа Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин һәм аның дивизиясенең дә шушы тарихи бәрелештә катнашуы турында сөйләде, китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. Сталинград сугышы һәрчак хәтердә!
К списку новостей