Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Бала хокулары
Опубликовано: 20.11.202220 ноябрь ел саен Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көннең үз тарихы бар: ул Бала хокуклары конвенциясе кебек мөһим документ кабул ителү белән бәйле. 1954 елда Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы барлык илләргә балаларны яклау, аларның иминлеген тәэмин итүгә багышланган эшчәнлеккә игътибар юнәлтү максатыннан Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итә. 20 ноябрь датасы юкка гына сайланмый. Нәкъ шул көнне 1959 елда ассамблея бала хокукларын яклау буенча төп документларның берсе - Бала хокуклары декларациясен кабул итә. Ә 1989 елда Бала хокуклары конвенциясе кабул ителә. Соңгысында балаларның хокуклары ата-аналарның хокук һәм бурычлары белән бәйләнә. Шул уңайдан югары сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате уздырдык, тулы эчтәлекле презентация карадык. Укучыларны үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштырдык.
К списку новостей