Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Укытучылар көне
Опубликовано: 05.10.20225 нче октябрь-Укытучылар көне. Укытучылар – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Алар биргән белемнәр, үгет-нәсыйхәтләр безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Кушлавыч балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләренең тәрбияче апалары белән берлектә укытучыларыбызны бәйрәм белән котладылар, аларга үзләренең нәни куллары белән ясаган чәчәкләрен бүләк иттеләр.
Безнең мәктәп коллективы да барлык укытучыларны әлеге бәйрәм көне белән ихлас күңелдән котлый. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете тели. Һәр таңны сау – сәламәт каршыларга язсын, һәр яңа көн сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен.
К списку новостей