• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Бүген мәктәбебездә авылдашыбыз, шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиевны искә алу кичәсенә җыелдык

Опубликовано: 03.04.2021

Бүген мәктәбебездә авылдашыбыз, шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиевны искә алу кичәсенә җыелдык. Ул 1920 елның 3 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Әтисе Касыйм Галиев Шимбердән, ул Кушлавычта 1901 елдан 1954 елга кадәр мулла булып торган. Әнисе Асия Кушлавычтан инеш суы белән генә аерылып торган Иске Җөлди авылы мулласы Хәбибулла хәзрәт кызы. Әнәс җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1936-1939 елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбъяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли. Әнәс Галиевнең беренче шигырьләре 1937 елда “Кызыл яшьләр” газетасында басыла, ә 1938 һәм 1940 елларда “Җилфердә, байрак!”, “Сөю” исемле шигырь китаплары дөнья күрә.
      Әнәс Галиев 1940 елда Кызыл Армия сафына чакырыла һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. Сугышка ныклап әзерләнгән Германия гаскәрләренә каршы тора алмыйча чигенү авырлыкларын үз күзе белән күрә. Бер ел да ике ай дәвамында каты бәрелешләрдә күп кенә иптәшләре ятып кала, күбесе яралана. Торган җирләрен ташлап күченүче халыкның газаплануын күрү, аларны бомбага тоткан вакыттагы авырлыклар, 20 яшьлек Әнәс Галиевне чыныктыра, туган илне азат итү өчен барлык көчне куеп көрәшергә кирәклегенә ышаныч уята. Ләкин 1942 елның сентябрендә, Майкоп шәһәре тирәсендә барган канлы бәрелешләр вакытында, артиллерист Әнәс Галиев, чолганышта калып, контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә. Украинадан Польшага, Польшадан Германиягә, лагерьдән лагерьга озатыла, кача, тотыла, җәзалана, тагын кача, тагын тотыла.... Әсирлекнең барлык газабын үз җилкәсендә татый һәм 1945 елның апреленә кадәр, союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителгәнче, фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә. Әсирлектән котылып берничә ай эвакогоспитальләрдә дәваланганнан соң, ул, терелеп, аякка басып туган авылы Кушлавычка кайта. Әнәс Галиев Казанга барып эшкә урнаша һәм тыныч тормыштагы хезмәтен һәм иҗатын дәвам итә.
      Якташыбыз коточкыч кыен шартларга килеп эләгүенә карамастан, фашист тоткынлыгында да үзенең иҗат эшен дәвам иттерә, шәхси кичерешләрен шигырь юлларына теркәп барырга тырыша. Совет солдатының мораль өстенлеген, рухи ныклыгын данлаган бу шигырьләрнең бер өлеше соңыннан, 1958 елда, “Кыен юл” исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.   
         Тоткынлыкта күргәннәрен, кичергәннәрен, анда аралашкан кешеләрнең язмышлары, кайберләренең әсирлектән азат булганнан соңгы тормышлары турында язып  Әнәс Галиев укучыларга “Йолдызлар шаһит” исемле китабын тәкъдим итте. Ул бу әсәрен Ватан сугышында кичергәннәрен икенче берәүләргә әйтеп калу өчен яза. Мең төрле җәһәннәмне үтеп тә, рухлары сынмаган, иленә, халкына тугры булып калган совет кешеләренең Германия җирендә уелган авыр эзләре бик тиз югалырга тиеш түгеллеген кисәтә. Ул ниндидер тирән гомумиләштерүләрне максат итеп куймый, шуңа күрә әсәренең жанрын да күрсәтми һәм дөрес эшли, чөнки бу – ярым документаль әсәр. Безгә ул шундый характерда булуы белән кызыклы да.
      Әнәс Галиевнең “Һәр солдатның үз язмышы” повесте дә сугышка кадәрге һәм сугыш чорындагы  солдатларның хезмәте, сугыштагы батырлыклары турындагы әсәр. Китапны укыгач, сугыш елларының тарихи чынбарлыгын күз алдына китерергә, чагыштырып карарга мөмкин. Ул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән язучы тарафыннан сүрәтләнгән бу әсәр бик яратып укыла.
      Соңгы елларда Әнәс абый Галиев “Намус кушканча” повесте һәм аның дәвамы буларак “Тугрылык сагында” дигән әсәрен язды. Әдипнең бу әсәрләре сүрәтләнгән материалның яңалыгы, тормышчан кырыслыгы һәм күтәргән мораль-этик мәсьәләләрнең заманча актуаль яңгырашлы булуы белән кызыклы. Әнәс Галиев 1985 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1996 елның 26 июлендә Казанда вафат булды.



К списку новостей