• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Геройларны искә алабыз

Опубликовано: 18.03.2020

      Бүген укучыларыбыз белән Советлар Союзы Герое Гризодубова Валентина Степановнага 110 яшь тулу уңаеннан әңгәмә үткәрдек. Укучылар әлеге очучы турында бик күп белешмә алдылар, эчтәлекле презентация карадылар. Валентина Гризодубова  беренчеләрдән  булып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган хатын-кызларыбызның берсе. Ул 1909 нчы елның 27 нче апрелендә туа. Валентина мәктәпне тәмамлагач, Харьков технология институтына укырга керә, шул ук вакытта консерваториядә белем ала. 1928 нче елны Харьковта аэроклуб үзәге ачыла.19 яшьлек кыз өч ай өчендә аны тәмамлап, Тула шәһәрендә очучылар әзерли торган мәктәпкә керә. 1929 нчы елны Пензадагы очучы-инструкторлар әзерли торган мәктәптә укый. Аны тәмамлагач Тулада, соңрак Мәскәүдә очучы-инструктор булып эшли. Ул төрле самолетларда бөтен илне әйләнеп чыга.

    1938 елның 25 сентябрендә Валентина экипаж командиры сыйфатында легендар ике очучы-Полина Осипенко һәм Марина Раскова белән бергә «Родина» самолетында Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка оча. Бу - Халыкара хатын-кызлар рекорды була  (26 сәгать 29 минут эчендә Совет кызлары 6450 километр араны очып уза). Радиоэлемтә өзелү сәбәпле, самолет тайгада, сазлыкка утырырга мәҗбүр була. 1938 елның 2 ноябрендә бөтен экипаж Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек була. Гризодубовага 104нче номерлы «Алтын Йолдыз» тапшырыла.

   Гризодубова Валентина Бөек Ватан сугышында бик катлаулы очышларда катнаша. Партизаннарга ярдәм күрсәтә, фашистларны аяусыз утта тота. Аның ярдәме белән дошманнарның иң кирәкле обьектлары, күперләр җимерелә.

   1946 нчы елны  тыныч тормышка әйләнеп кайта. Гражданнар авиациясендә эшли. Самолетлар белән төрле тәҗрибәләр үткәрүдә катнаша.

   В. С. Гризодубова 1993 нче елның 28 нче апрелендә вафат була.



К списку новостей