Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Муса Җәлил - Герой шагыйрь!..
Опубликовано: 15.02.2020Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук хөрмәт уятырлык шәхесләр була. Шундый исемнәрнең берсе олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, онытылмаслык бөек шагыйрь – Муса Җәлил. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең символлары булып батырлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, кебек сүзләр тора.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес. Менә шуның өчен дә без, Җәлилнең милләтәше буларак, бу сыйфатларны яшьтән үк үзебездә тәрбияләргә тиешбез.
ТАССРның 100, Арча районының 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыклары уңаеннан мәктәбебездә үткәрелгән әдәби кичәнең темасы «Муса Җәлил-балалар шагыйре» дип аталды. Муса Җәлил дә үз телен, үз милләтен, илен, балаларны бик яраткан. Бүгенге кичәдә без аның тормышын күзалдыннан кичерердек, балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле укыдык. Әлеге чарада Кушлавыч авыл клубы, авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашып күп өстәмә материал җиткерделәр.
К списку новостей













