• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Әфганстан - йөрәк ярасы...

Опубликовано: 14.02.2020

    Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү максатыннан тәрбия сәгатьләре үтте. Авылыбыздан Әфган сугышында катнашкан Фазылҗанов Айрат Әхәт улы турында мәгълүмат бирелде.

    Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

    Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.

    Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.

    Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. Онытмыйк! Мәңгелек дан аларга!



К списку новостей